-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Коронавирустан дәвалаган табиб коронавирустан үлгән

Мәскәүдәге хастаханәдә эшләүче табиб коронавирустан вафат булган. Сәламәтлек саклау департаменты да бу мәгълүматны раслаган. Авыруларны коронавирустан дәвалаучы табиб — 56 яшьлек Максим С. үзе дә COVID-19 корбаны булган. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.
10 апрельдә эш көне беткәч, табибның температурасы күтәрелә. Махсус костюм киеп эшләсә дә, вирус табибка да йога. Ул берничә көн өендә дәваланып карый, йөткерә, хәлсезләнә һәм күңеле болгана. 15 апрельдә табиб үзендә коронавирус бардыр дип шикләнә. Аннары аны сугыш ветераннары ята торган госпитальгә илтәләр. Ул үзе дә шушында эшли.
Максим С. да пневмония симптомнары торган саен артып бара, аннары аны Коммунаркадагы хастаханәгә илтәләр һәм аны үпкәләрге ясалма җилләтә торган аппаратка (ИВЛ) тоташтырлар. 20 апрельдә табиб вафат була.
Мәрхүмнең ике баласы — 23 яшьлек кызы һәм 17 яшьлек улы бар. Туганнары ана «ул бик нык кеше иде» дип искә ала. Максимның кан басымы бераз күтәрелеп, гипертониясе генә була.
Сәламәтлек саклау департаменты сайтында «Максим С. коронавируслы инфекциядән вафат, аның үпкәләренең ике ягында да катлаулы формада пневмония була», дип хәбәр ителә.
Чыганак: https://intertat.tatar/
Фото: https://pixabay.com/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз