Логотип Идель
Эксклюзив

«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты

Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.

Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты. “Котадгу белек” китабы 1000 данә булып дөнья күрде.

Татар халкының бәяләп бетергесез мирасы, җәүһәре булган “Котадгу белек” әсәрен китап итеп бастыру турында сөйләшүләр биш ел элек башланган.

-    Бу китапның язмышы аянычлы да, мактаулы да. Ул китапны чыгаруда зур көч куйган мөхтәбәр галимебез Рифкать Әхмәтҗанов үзе бу дөньяда юк инде. Ул аны бик тә китап итеп күрәсе килгән иде. Китап нәшриятына да биргән булган. Әмма басмаганнар ни сәбәпледер. Менә биш ел инде шушы китапны чыгарырга тырышып карадык, төрле юллар эзләп карадык, әле монда, әле тегендә бәргәләндек тулгаландык. Ниһаять, шушы китапны кулга тотуга ирештек, - ди “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон.

Профессор Хатыйп Миңнегулов бу әсәрнең китап булып чыгуын зур вакыйга дип бәяләде.

-    Анда шул тикле хәзинә, шул тикле байлык. Дөнья әдәбиятының күпчелек халыкларында уникаль әсәрләр, кабатланмас ядкарьләр бар. Һиндстанда ул “Махабхарата” – бинихая зур дастан, фарсыларда ул “Шаһнамә”, борынгы Грециягә китсәк, бу “Иллиада” һәм “Одиссея”, славяннарда “Слово о полку Игореве”.  “Котадгу белек” исә, төрки халыкларның шушы дәрәҗәдәге бөек ядкаре, шаһ әсәре. Баласагуни исә шаһ шагыйрь дәрәҗәсендә, - дип билгеләде галим

“Котадгу белек”не төрлечә тәрҗемә итәләр. “Бәхетле булу турында китап”, “Идарәчелек турында китап” дип тә бирелә. Әсәрдә вакыйгалар да, сюжеты да юк, ләкин ул фикер тирәнлегенә ия. Акыллылык, зирәклек, башка төр сыйфатларга, тормышны алып бара торган күренешләргә – игенчелек, терлекчелек, сәүдә итү һ.б. шигъри бәя бирелә. Белем, мәгърифәтлелек алга куела. Яшәү мәгънәсе, яшьлекне сагыну турында лирик шигырьләр дә бирелә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров “Котадгу белек” әсәрен бастыру идеясе авторы Ләбиб Леронга рәхмәтен җиткерде.

-    Без, Бөтендөнья татар конгрессы, бу идеяне куәтләп кабул иттек. Төрки дөньяда бу әсәр китап булып моңа кадәр басылып чыкты. Әмма бүгенге көндә бу кимәлдә – затлы зыялы форматта, татар телендә бу беренче басма. Бу татарның өстәл китабы булырга тиеш. Бу минем генә фикер түгел, күп галимнәребез фикере, - ди Данис Шакиров.

Бу китап газиз татар телебездә дөнья күргән икән, аны чыгару гына түгел, укучыларыбызга җиткерү дә кирәк, ди Хатыйп Миңнегулов. Аны китапханәләргә тарату мөһимлеге турында әйтелде. Шулай ук чит иллләрдә дә бу китапка карата кызыксыну барлыгы билгеләп кителде. 

Йосыф Баласагуниның афоризмнардан торган кесә китабын чыгарырга да ният белдерелде. Андагы афоризмнар бүгенге көнгә бермә-бер туры килә, ди Ләбиб Лерон. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X