-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
-
Земфираның соңгы сигез елда беренче альбомы дөнья күрде Земфира 8 ел эчендә беренче альбомын тәкъдим итте.
Коточкыч авариядә алты кеше үлгән
7 мартта төнлә белән Коми өлкәсендәге Түбән Одес шәһәр тибындагы бистәдән ун чакрым чамасы ераклыкта юл һәлакәте була. Биредә алты кеше үлә, ике нәни бала комага китә. «Комсомольская правда» сайты фаҗигагә очраган кешеләр турында белешкән.
Трассада «Рено Дастер» һәм «Рено Меган» бәрелешә. Коми буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, «Рено Меган» машинасы каршы як полосага чыга һәм каршыга килә торган автомобильгә бәрелә.
«Рено Меган» белән идарә иткән 29 яшьлек ир-ат урында ук үлә. Исерек килеш машина белән идарә иткән өчен, 2018 елның ноябрендә аның машина йөртү таныклыгын алган булганнар. 7 марттагы авария вакытында ул аек булганмы, исерек булганмы — әлегә билгесез. Моны тикшерүчеләр ачыклаячак.
«Рено Меган» йөртүчесе, андагы өч пассажир — Түбән Одес кешеләре. Биредә яшәүчеләр бу кешеләр турында каршылыклы фикерләр әйткән, салгалап йөрүдә гаепләүчеләр дә бар. Башкалар исә бу мәгълүматны катгый рәвештә кире кага, яхшы кешеләр, үрнәк гаилә дип әйтә. Аларның барысының да хатыннары һәм балалары бар.
«Рено Дастер» машинасының ике нәни пассажиры комада, кызлар әти-әниләренең үлүен әлегә белми. Авариядә һәлак булган ир белән хатын Вуктыл шәһәре кешеләре. Сабыйларның хәле бик катлаулы дип бәяләнә.
«Кызларның әнисе операциядән соң поезд белән кайта. Ухта шәһәрендә аны ире һәм нәни кызлары каршылый, алар бергәләп өйгә — Вуктылга кайтып барышлары була. Туганнары сүзләренчә, бу хатын операциягә дә барасы килмәгән, нидер сизенгән кебек булган. Аңа квота биргәннәр дә, киткән инде. Кем белгән бит шундый фаҗига буласын. Балалар бик кызганыч», — дип сөйләгән Вуктыл шәһәре кешесе.
Чыганак: Интертат
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз