Логотип Идель
Эксклюзив

КОВИДНЫҢ ЯҢА БИЛГЕЛӘРЕ АЧЫКЛАНДЫ

Коронавирус инфекциясе билгеләре мускуллар авырту, нык арыганлык һәм аякларда куыклы шешләр булырга мөмкин.

Коронавирус инфекциясе билгеләре мускуллар авырту, нык арыганлык һәм аякларда куыклы шешләр булырга мөмкин.

Британия галимнәренең гадәттән тыш хәлләр буенча фәнни консультатив төркем (SAGE) өчен бастырылган докладында язылганча, Covid-19 билгеләре күп очракта яшькә һәм зарарланган организмның үзенчәлекләренә бәйле.

Әлегә бу өч билгене коронавирус инфекциясе индикаторлары исемлегенә кертмәячәкләр, дип хәбәр иттеләр Бөекбританиянең сәламәтлек саклау министрлыгында. Мондый карар тест үзәкләренә артык йөкләнеш булмасын өчен кабул ителде.

Хәзерге вакытта вирусның рәсми танылган индикаторлары дип югары температура, дәвамлы йөткерү, шулай ук ис сизмәү һәм ис сизү үзгәрү санала.

ria.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев