Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • БҮГЕН 83 ОЧРАК Бүген Татарстанда коронавирусның 83 яңа очрагы теркәлгән. 13 кешене хастаханәгә алып киткәннәр, 70 авыру өендә дәвалана.
      34
      0
      0
    • ДАРУЛАРНЫ - ТАТАРСТАНЛЫЛАРГА ГЫНА Татарстан Хөкүмәтендә Россиянең башка субъектлары белән чиктәш районнарда урнашкан даруханәләргә препаратларның республикада яшәүчеләргә генә сатылуын күзәтергә киңәш иттеләр.
      40
      0
      0
    • РОССИЯ ГЕОГРАФИЯСЕН БЕЛӘСЕҢМЕ? Татарстан Милли музей мәйданчыгында 29 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Халыкара «Географик диктант-2020» акциясе узачак.
      48
      0
      0
    • МИЛЛИ КИТАПХАНӘ ВОЛОНТЕРЛАР ЭЗЛИ Татарстан Милли китапханәсе «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына (аны китапханәгә быелның августында бирделәр) китапларны күчерүдә ярдәм итү өчен волонтерларны терки башлады.
      48
      0
      0

    КОВИДТАН СОҢ ДЕПРЕССИЯ, ЙОКЫСЫЗЛЫК ҺӘМ ХӘТЕР НАЧАРАЮ...

    Уртача яки авыр формада Covid-19 инфекциясе кичергән Татарстан халкы еш кына депрессия, хәтер югалу һәм йокы бозылу белән очраша. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш баш белгече һәм Казан дәүләт медицина академиясенең реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире Резидә Бодрова хәбәр итте.

    «Яңа коронавирус инфекциясе кайбер пациентларның үзәк нерв системасына йогынты ясый. Аерым алганда, кайбер пациентларның психоэмоциональ халәте генә түгел, ә югары психик яки югары акыл функцияләре бозылу очраклары да бар. Кайвакыт пациентлар коронавирустан соң хәтер начарлануга, йокы бозылуга яки депрессив халәткә зарлана», — диде спикер.

    Хәзер Covid-19 авыруыннан соң медицина реабилитациясен оештыру системасына психологик ярдәм дә керә.

    Бодрова пациентларның коронавирус китереп чыгарган пневмониядән соң хәлсезлектән, йокы бозылудан һәм эмоциональ халәт үзгәрүдән зарланып, дәваланырга килүләрен әйтте. Мөрәҗәгать итүнең иң еш очрый торган икенче очрагы — ютәл һәм тын бетү..

    «Аннары пациентны тикшерү барышында, кабат анализлар алганда, без башка өзлегүләрне ачыклыйбыз», — диде табиб — реабилитолог. 

    tatar-inform.tatar

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ