Логотип Идель
Эксклюзив

КОВИДТАН ВИТАМИННАР БУЛЫШАМЫ? (ТАБИБ ҖАВАП БИРӘ)

Шулай ук коронавирустан дәваланганнан соң хезмәт һәм ял режимын сакларга, шулай ук күбрәк һавада йөрергә тәкъдим ителә.

Covid-19 инфекциясеннән дәвалангач, B төркеме витаминын һәм Д витаминын кабул итәргә кирәк. Бу турыда медицина фәннәре кандидаты, кардиолог Татьяна Рыбка сүзләренә сылтама белән «Российская газета» яза.

Ул искәртеп узганча, авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә, үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә кирәк түгел, ә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Хәзер дәвалау схемалары эшләнгән, күп очракта өйдә үзизоляцияләү режимын саклап дәвалану да җитә. Без, медиклар, йөзләгән очрак мисалында күрдек: әгәр дә кеше ковидтан адекват рәвештә дәвалана икән, авыру катлаулану куркынычы — минималь», — диде табиб.

Шулай ук коронавирустан дәваланганнан соң хезмәт һәм ял режимын сакларга, шулай ук күбрәк һавада йөрергә тәкъдим ителә.


pixabay.com

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев