Логотип Идель
Эксклюзив

КӨЗЕН КОРОНАВИРУС КӨЧӘЕРГӘ МӨМКИН

Көз көне Covid-19 коронавирус авыруы көчлерәк булырга мөмкин.

Көз көне Covid-19 коронавирус авыруы көчлерәк булырга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасына биргән интервьюсында Санкт-Петербургның баш иммунологы һәм Пастер исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры РФА академигы Арег Тотолян кисәтте.

 

«Көзен без Covid-19ның авыррак төре белән очраша алабыз. Моңа психологик яктан әзер булырга тиеш», — дип ассызыклады тикшеренүче.

Академик сүзләренчә, Covid-19 белән сезонлы инфекцияләр очрашкач, бер-берсенә ничек тәэсир итүләре буенча әлегә фәнни нигезләнгән мәгълүмат юк».

Моннан тыш, үз-үзен изоляцияләгән кешеләрнең авыруны ничек кичерәчәге аңлашылмый, чөнки алар мондый режимны даими рәвештә саклый алмый, дип билгеләп үтте Тотолян. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев