КҮРМӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН КОРЪӘН
“Ярдәм” хәйрия фондында “Күнел кузе белән укыйм Коръән” акциясе башланып китте. Күрмәүчеләр өчен Коръәннең тулы тексты Луи Брайль шрифты белән басыла.
“Ярдәм” хәйрия фондында “Күнел кузе белән укыйм Коръән” акциясе башланып китте. Күрмәүчеләр өчен Коръәннең тулы тексты Луи Брайль шрифты белән басыла.
“Күнел кузе белән укыйм Коръән” акциясен оештыручылар хәбәр иткәнчә, Корьәнгә кызыксыну елдан-ел арта. Шулай ук күрмәүчеләр арасында да Изге китап белән кызыксынучылар бихисап.
“Ярдәм” иҗтимагый хәйрия фонды реабилитанты Ринат Алиев: “Коръән уку күңелне тынычландыра, сукыр кешенең үз-үзенә ышанычын арттыра. Мин “Ярдәм”гә Тольятидан килдем. Ислам нигезләрен генә өйрәнеп калмыйбыз. Луи Брайль системасы буенча Изге Коръәнне укырга өйрәнәбез”, ди ул.
Исегезгә төшереп узабыз, “Ярдәм” типографиясендә Луи Брайль системасы буенча гарәп телендә Коръән бастырыла. Бер тулы басманың бәясе 6 том 7 600 сум.
“Күнел кузе белән укыйм Коръән” акциясендә һәр теләгән кеше катнаша ала. Экземпляр бастыруда бер кеше дә, шулай ук гаилә белән дә ярдәм итәргә мөмкин, ди “Ярдәм” мәчете имамы Рәфис хәзрәт Сәйфуллин.
Белешмә: «Ярдәм» мәчете каршында бөтен илгә танылган һәм үз төрендә БДБ илләрендә бердәнбер булган Күрмәүче мөселман инвалидларны тернәкләндерү үзәге эшли.
Мәчеттә яңа җиһазлар куелган компьютер классы, китапханә бар, тавыш белән хәбәр итүче лифтлар эшли. Тернәкләндерү үзәгенең тулай торагы бар, анда күрмәүчеләр бөтен шартлары булган бүлмәләрдә яши. Ирләр һәм хатын-кызлар тулай торакның аерым корпусында көн күрә. Алар өчен дәресләр аерым уздырыла.
Курслар тәмамлангач, анда белем алучыларга “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фондының мөселманнар китапханәсе тарафыннан әзерләнгән аудио китаплар җыелмасы һәм Брайль системасындагы Коръән китабы бүләк ителә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев