Логотип Идель
Эксклюзив

Круассан түгел, чыпчык!

Еллар үткәч, балачакта "чыпчык" дип яратып ашаган ризыкны французларның круассан дип йөрүләрен белгәч, гаҗәпләнүемне яшермим. Аны дөнья күләмендә әллә нинди эчлекләр ясап пешерәләр икән бит!

Әнинең балачагымда ризык пешергәне һич күз алдымнан китми. «Эх, балачак, балачак! Ул үзе канатлы ат!» дигән җыр да бар бит әле. Әти-әни янәшәсендә, туган нигездә бик җылы, бик рәхәт булган икән. Энем белән, мич авызына кереп диярлек, «чыпчык» пешкәнен көтә идек бит!


Еллар үткәч, балачакта "чыпчык" дип яратып ашаган ризыкны французларның круассан дип йөрүләрен белгәч, гаҗәпләнүемне яшермим. Аны дөнья күләмендә әллә нинди эчлекләр ясап пешерәләр икән бит!


Кемдер катлы камырдан ясый, кемдер чүпрәлесен үз итә. Хәзер үзем дә улларымны татлы камыр "чыпчык"лары белән сыйлыйм. Рецепты әнинеке. Бәлки шуңа да, балачактагы ризык тәме, хатирәләр кебек, тел очында яңарып тора.


Кирәк: Бер бокал җылы сөт, дүрт йомырка, бер кечкенә кап «свежий» чүпрәнең өчтән бере, биш уч (берәр кул) сыер мае, дүрт уч шикәр комы (учны җәеп), он.


Әзерләү: Камыр өчен кирәкле ингредиентларны бергә болгатып, йомшак итеп камыр басабыз. Кабаргач, токмач камыры кебек (ләкин калынрак итеп) зуррак аш тәлинкәсе диаметрында түгәрәкләр җәябез. Җәемне озынча өчпочмаклар итеп кисәсе. Киң ягыннан нәзек ягына таба төрәбез. Майлаган табага тезәбез. Төсләре матур булсын өчен, йомырка сарысын сыер мае белән аралаштырып, өсләрен майлыйбыз һәм пешереп алабыз. Җәемгә йөзем җимеше дә тезәргә мөмкин. Тәмле булсын!

 

 

Лилия Вәлиуллова


Казан шәһәренең 180 полилингваль гимназия директоры урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: рецепт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев