Логотип Идель
Эксклюзив

К.Тинчурин исемендәге Х халыкара заман милли драматургиясе фестивале үтте

15-19 сентябрь көннәрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчурин исемендәге Х халыкара заман милли драматургиясе фестивале узды.

15-19 сентябрь көннәрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчурин исемендәге Х халыкара заман милли драматургиясе фестивале узды. Фестиваль көндезге тематик очрашулар, кичке спектакльләр һәм фикер алышулар форматында барды.

Фестиваль 15 нче сентябрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективының Кәрим ага Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салудан башланды. Чарада катнашучылар белән бергәләп, аның рухына дога кылынды.

Соңыннан рус язучысы, драматург һәм шагыйрь Дмитрий Данилов белән “Из прозаиков в драматургии: опыт успешного дебюта” дигән темага кызыклы очрашу үтте. Очрашуда театр артистлары, язучылар, тәнкыйтьчеләр, студентлар катнашты. Беренчеләрдән булып, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры Илгиз Зәйниевнең “Әлфия” драмасын тәкъдим итте. Соңыннан, артистлар һәм танылган театр тәнкытьчеләре белән фикер алышу булды. Кич белән театр 88 нче яңа сезонын “Полиционер" спектакле белән башлап җибәрде. Фестивальнең беренче көне бик тыгыз һәм нәтиҗәле үтте!

16 нчы сентябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда, драматург, “Алтын битлек” Россия милли театр премиясе номинанты Олжас Жанайдаров һәм театр тәнкыйтьчесе Владимир Кантор белән очрашулар узды. Кунаклар сөйләшү барышында үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кичен М.Шкетан исемендәге мари милли драма театры Степан Пектеевның “FOLKS” спектаклен тәкъдим итте.

17 нче сентябрь көнне тематик очрашуларның геройлары — ТР Язучылар берлеге рәисе, драматург, шагыйрь Ркаил Зәйдулла һәм драматург Мансур Гыйләҗев иде. Ркаил Зәйдулла белән “Татар драматургиясендә тарихилык” дигән темага сөйләштек. Танылган драматург очрашу барышында тарихи әсәрләр язылуга бәйле күп кенә мәсьәләләргә кагылды. Мансур Гыйләҗев “Деревенские пьесы городского автора” дип исемләнгән темага сөйләшү барышында драматургиягә килүе һәм пьесалар язганда үзе кулланган формулалар турында сөйләде. Алга таба Түбән Новгородтан килгән “Granart” иҗат остаханәсе исә “Мәскәү сөйли” дип аталган монодрамасын Татарстанның театр әһелләре берлеге бинасында күрсәтте.

18 нче сентябрь көнне Шамил Идиатуллин һәм тәрҗемәче Наталья Санникова белән очрашу булды. Һәр кайсы уз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Студентларның сорауларына җавап бирделәр. Кич белән, традицияне дәвам итеп, Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры "Нәгыймә" спектаклен тәкъдим итте.

19 нчы сентябрь - Очрашу театр белгечләре Анастасия Ефремова һәм Александр Платунов белән узды. Очрашуда театр артистлары, язучылар, тәнкыйтьчеләр, студентлар катнашты. Чараларны театр тәнкыйтьчесе, “Алтын битлек” Россия милли театр премиясе экспертлар советы әгъзасы Нияз Игъламов алып барды.

20 нче сентябрь - фестиваль төгәлләнү уңаеннан, “Түгәрәк өстәл” узды. Чарада театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Мәдәният министрлыгы белгече Айрат Фәйзрахманов, тәнкыйтьчеләрдән - Анастасия Ефремова, Владимир Кантор, Александр Платунов, Венгриядән килгән иҗатташ дусларыбыз Сәрдәр Таһировский, Анна Мария Капус, күренекле артистларыбыз, башка театрлардан вәкилләр, журналистлар катнашты. Очрашу вакытында фестиваль спектакльләренә җентекле анализ һәм фестиваль эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев