Логотип Идель
Эксклюзив

К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист"

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер. Март аенда балалар һәм яшүсмерләр өчен “Татар теле – сәхнә теле” дип исемләнгән спектакль-дәресне һәм “Аферист” дигән яңгырашлы исем белән Н.Исәнбәтнең “Портфель” комедиясе инсценировкасын карарга мөмкин булачак.

-    Безнең ике премьера чыкты инде. Соңгысы аның – «Ашина». Ашина ул - төрки халыклар риваятьләрендә нәсел саклаучы бүре булган. “Ашина”ның чыгуы бик уңышлы дип әйтер идем. Ул төрле фикерләр тудырды. Мин моңа шатланам гына. Чөнки сәхнәгә куелган әсәр фикер тудыра ала икән, ул нинди генә булса да, димәк, спектакль кеше күңеленә кергән дигән сүз, кеше күңелендә ни дә булса уяткан, - дип сүзен башлады театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Көтелгән премьераларга килгәндә, “Татар теле – сәхнә теле” спектаклен 10 март көнне күрергә мөмкин булачак. Кызыклы һәм үзенчәлекле, телебезне төрле алынмалардан, сленглардан арындырырга ярдәм итә торган сәхнә әсәре вәгъдә итәләр. Спектакль чып-чын дәрес форматында 45 минут барачак. 

-    Спектакль-дәрес минем кебек вакыт узу белән үз телен оныткан яки рус теле белән, инглизчәдән алынмалар белән татар телен кушып сөйләшкән яшьләр өчен куела. Укытучы “ватык” татар телендә сөйләшкән укучыларның хаталарын төзәтә. Бу дәрес сәхнәдә мәктәп укучыларын уйнаган яшьләр өчен генә түгел, залда утырган балалар өчен дә файдалы булыр дип ышанам, - ди режиссер Камил Гатауллин.

Әсәрнең авторы – драматург Шамил Фәрхетдинов, режиссеры һәм рәссамы Камил Гатауллин, хореографы Илнур Гарифуллин. Спектакльдә Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова, талантлы артистлар Айсылу Мөсәлләмова, Илнур Байназаров, Эдуард Никитин, Әдилә Хәсәнова, Венера Низамова, Илмас Насретдинов катнаша.

Тамашачыларга тәкъдим ителәчәк икенче әсәр – “Аферист” комедиясе. Премьера - 15 һәм 25 март көннәренә билгеләнгән. Күренекле галим, XX йөз татар әдәбияты классигы, драматург Нәкый Исәнбәтнең “Портфель” комедиясе “Аферист” исеме белән сәхнәләштерелә. Спектакльнең инсценировка авторы - Илфак Хафизов, режиссеры – Илнур Гарифуллин.

-    Әсәр 1929 елда язылган булса да, Нәкый Исәнбәтнең әсәре бик актуаль. Бер гасыр үткән, әмма берни дә үзгәрмәгән. Шул ук куштанлык, шул ук ришвәтчелек.Нәкый Исәнбәтнең бу әсәре 80 битлек. Әмма бүгенге спектакльләр алар кыска, тиз темплы – бит саны буенча куела торган әсәрләр 35-40 битлек. Әсәрнең яртысын кыскартырга туры килде. Вакыйгалар шул килеш калды, монологларны кыскарттык.Без җиңел сатирик комедия уйныйбыз – максатыбыз кешеләрне ялыктырмаска, - ди Илфак Хафизов.

Спектакльнең рәссамы Алиса Гулканян, композиторы Камил Гатауллин, хореографы Марат Казыйханов, ут кую буенча рәссам Илдар Шакиров. Спектакльдә Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Алмаз Фәтхуллин, Рөстәм Гайзуллин, талантлы артистлар Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров, Булат Зиннәтуллин, Диләрә Фәттахова, Альбина Гашигуллина катнаша.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев