Логотип Идель
Эксклюзив

КУРОРТЛАРДАН КЕШЕЛӘР БЕЛӘН БЕРГӘ КОРОНАВИРУС ТА КАЙТЫРГА МӨМКИН...

Россиялеләрнең курортлардан әйләнеп кайтуы яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең кабат таралуына сәбәпче булырга мөмкин.

Россиялеләрнең курортлардан әйләнеп кайтуы яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең кабат таралуына сәбәпче булырга мөмкин. Россия халыклар дуслыгы университетының йогышлы авырулар кафедрасы мөдире Галина Кожевникова шулай дип белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Сентябрь аенда инфекция йоктыручыларның артуы ихтимал. Эксперт сүзләренчә, Россия курортларында профилактика чараларын үтәмәү шуңа китерергә мөмкин.

«Әмма үсеш сизелерлек булмаячак. Биредә халыкның күпмедер өлеше инде коронавирус белән чирләвен исәпкә алырга кирәк», — дип искәртте Кожевникова.

Сәламәтлек саклау системасы коронавирус инфекциясенең кабат таралуына тулысынча әзер, авыруларга диагноз кую пандемия чорында яхшырды, диде эксперт.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев