-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
-
Земфираның соңгы сигез елда беренче альбомы дөнья күрде Земфира 8 ел эчендә беренче альбомын тәкъдим итте.
Кытай терелеп килә
Кытайда коронавирус белән авыручыларның саны һәр көн саен кими бара. Бүгенге көндә хастаханәләрдә 4735 кеше калган. Барлык чир йоктыручыларның 90%ы терелгән, дип белдерә КНР.
Кытайда коронавирусны 81 171 кеше йоктырган булган, шуларның 73 159ы терелеп чыккан. Бу якынча барлык авыручыларның 90.13%ы.
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы 11 мартта COVID-19 инфекциясен пандемия дип игълан иткән иде. Аларның мәгълүматларына караганда дөньяда якынча 300 мең кеше бу авыруны йоктырган, шуларның 14,5 меңе һәлак була. 12 мартта Кытай ил эпидемиянең иң югары ноктасын үтте, дип хәбәр итә.
Безгә исә хәзер сакланып йөрисе һәм гомуми гигиена таләпләрен үтисе генә кала. Сакланганны Ходай саклар…
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз