Логотип Идель
Эксклюзив

КЫЯМОВЛАР СӘХНӘДӘ “КЫЗДЫРА”!

Татарстанда Телләр һәм халыклар бердәмлеге елы төгәлләнеп килә. Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән елда туган телебезгә нисбәтле шактый гамәлләр үтәлә. Әлеге чаралардан журналистлар гаиләсе – Кыямовлар да читтә калмады.

Татарстанда  Телләр һәм халыклар бердәмлеге елы төгәлләнеп килә.  Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән елда туган телебезгә нисбәтле шактый гамәлләр үтәлә. Әлеге чаралардан журналистлар гаиләсе – Кыямовлар да читтә калмады.

Алар Татарстан авылларында “Яшә, туган телем!” әдәби-музыкаль программасын тәкъдим итә. 27 ноябрь көнне Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында, ә 28 ноябрьдә Сабаның Явлаштау авылында үзенчәлекле җыр-шигъри мәгърифәт программасы тәкъдим ителде.

Бу кичә Илһам Шакиров язмасындагы “Туган тел” җыры белән башлана. Сәхнәдән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов һәм актер, “Татар сүзе” конкурсы лауреаты Идел Кыямов туган телнең әһәмияте турында классикларыбызның гыйбрәтле фикерләрен җиткерде.

“И туган тел, синдә булган иң элек кылган догам!” – дип язган бөек Тукаебыз. Чыннан да, ана теле тойгысы һәр сабыйга бишектә, хәтта ана карынында чакта ук иңдерелә.

Хәзерге заман галимнәренең исбатлавынча, бала дөньяны нәтиҗәле танып белсен өчен, аның сөйләме ана телендә ачылырга тиеш икән. Соңгы елларда бу уңайдан боз кузгалып, Республикада ярыйсы гына гамәлләр башланса да, әле хәл ителәсе, чишәсе, очына чыгасы, системалы итеп алып барасы эшләр бик күп.
Яшерен- батырын түгел: татар теленә карата мөнәсәбәт уйланырлык. Элегрәк тел авыллар исәбенә яши дигән ышану бар иде. Хәзер инде саф татар авылы мәктәпләрендә дә рус телендә укыту очраклары бар. Ял көннәрендә авылга кайткан оныклар белән дә әби-бабайлар “бөек туганыбыз” телендә генә гәпләшә башлады. “Аңламыйлар бит!” – төп дәлиллләре шушы!

Телләр югалуның бик күп сәбәпләре бар. Монда урбанизация ягъни халыкның шәһәрләргә агылуын да, соңгы вакытлардагы глобальләшүне дә, башка халыклар арасында эрү-йотылуны да, телнең рәсми даирәдә – эш язуларында һәм рәсми мохиттә кулланылмавын да кертергә мөмкин. Әмма иң аянычы – адәм балаларының үз мәдәниятеннән, үз тамырларыннан ваз кичүе, боларга карата милли нигилизм.

Кыямовлар гаиләсе тәкъдим иткән “Яшә, туган телем!” яңа программасы Татарстанда телләр байлыгын саклауга юнәлтелгән чаралар һәм проектларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы  хөкүмәтенең гранты нигезендә оештырыла. Шулай булгач, тамашачы бәйрәмгә бушлай кертелә. Әлбәттә, Роспотребнадзор таләпләрен үтәгән хәлдә, саклык чараларын онытмыйча.

Баянга кушылып башкарылган татар халык җырлары, классик композиторларның әсәрләре, танылган әдипләребезнең шигырьләре, юморескалар, мәзәкләр белән үрелеп бара. Телне һәм милли мәдәниятебезне белүчеләрне ачыклау максатыннан, кызыклы викторина да уздырыла.

Татар теле – милли мәдәниятебез сакчысы да бит. Безнең рәсемнәребез, мең еллык бай әдәбиятыбыз, нәкышле архитектура, татарча спектакльләр, кинолар гына түгел, җыр-моңнарыбыз да  шушы бөек максатка хезмәт итә.

Халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясе мөгаллиме Сөмбел Кыямова башкаруындагы матур җырлар үзенең югары зәвыклы булуы, башкару осталыгының профессиональ кимәле белән аерылып тора. Баянчы һәм тавыш режиссеры Нияз Сафиуллин башкаруындагы эстрада җырлары да тамашачыга хуш килде, концертка җиңелчә төрлелек өстәде.

Затлы һәм экологик чиста концертны тамашачы алкышларга күмеп кабул итте, азактан барлык катнашучылар да залдагы халык белән бер сулышта  “Туган тел”не җырлап, кичәгә нокта куелды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев