Логотип Идель
Эксклюзив

КЫЯР ТОЗЛЫЙБЫЗ: иң шәп ысул!

Кыяр тозлауның иң файдалы ысулын тәкъдим итәргә булдык.

Кыяр тозлауның иң файдалы ысулын тәкъдим итәргә булдык. 

Тозлык: 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан аш серкәсе, 6 аш кашыгы кетчуп чили, 7 стакан салкын су

Суга тоз белән шикәр комын салып болгатабыз. Бер литрлы банка төбенә укроп, керән яфрагы, түгәрәк кара борыч, 1-2 тырнак сарымсак салабыз. Аннары вак кыярларны тутырабыз да салкын тозлык салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә стерильләштерәбез. Банкаларыгыз шартламасынга, җылы чагында куегыз, кайнап чыккач, 10-15 минут тотабыз. Капкачын ябабыз. Тозлыгы кып-кызыл төстә була.

Тәския Вәгыйзова, Минзәлә.

Шәһри Казан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев