Логотип Идель
Эксклюзив

Кыйбласын үзгәрткән "Идель"

"Мин моңа кадәр чыгарылып килгән журналны алмас идем, минем өчен анда кызыклы темалар юк, шуңа күрә яшьләр өчен актуаль темалар күтәрәсе килде", - диде "Идель"нең октябрь ае саны креатив директоры Булат Алиев. Ә Сез "Идель"нең яңа санын күрдегезме әле? Сездә эксперимент нинди фикерләр уятты?

12 октябрь көнне Татарстан Милли китапханәсендә рус телендәге “Идель” журналының октябрь санын тәкъдим итү чарасы узды. Презентация җиңел һәм рәхәт мохиттә үтте. Килгән кунаклар тын да алмыйча, чыгыш ясаучыларны тыңлады һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.

Кунаклар арасында кечкенә балалардан алып, урта яшьтәге абый-апаларга кадәр килгән. Әмма "Идел" журналы яшьләр турында һәм яшьләр өчен чыга торган басма буларак, үз тирәсенә күбрәк нәкъ менә үз аудиториясен җыйган иде.

Чарага яңа номерның авторлары һәм геройлары да чакырылган. Алар үзләренең тәҗрибәсе белән бүлеште һәм килгән кунакларга үз эшчәнлек нәтиҗәсен күрсәтте.

Әйтергә кирәк, рус телендәге "Идель" журналының яңа саны бөтенләй яңа форматта чыкты. Басма үз калебеннән тулаем китеп, кыйбласын үзгәртеп, эксперименталь мәйданга әверелде.  Октябрь ае чыгарышының креатив директоры Булат Алиев яңа санны заманча трендларга яраклаштырырга тырышкан. Монда бүгенге яшьләр өчен актуаль темалар күтәрелгән. Мәсәлән, яшьләрнең татуировка ясатуы, егетләрнең тырнак буявы һ.б.

"Мин моңа кадәр чыгарылып килгән журналны алмас идем, минем өчен анда кызыклы темалар юк, шуңа күрә яшьләр өчен актуаль темалар күтәрәсе килде", - диде Булат Алиев.

Чыннан да, журналың яңа саны шактый кызыклы килеп чыккан - ул фотоларга, яшьләргә якын булган мемнарга бай. Тексты аз - рәсемнәре күп. Презентациягә җыелган яшьләр аны зур кызыксыну белән карады. Ә Сез "Идель"нең яңа санын күрдегезме әле? Сездә эксперимент нинди фикерләр уятты?

Айнур Нәбияров

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев