Кыз туйга дип чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый...
«Үтергән булсалар, мәетен гөмбәчеләр булса да табачак. Күмеп куйсалар, беркайчан тапмыйлар инде. Этләр эзен алды, аннары югалттылар....»
- Үтергән булсалар, мәетен гөмбәчеләр булса да табачак. Күмеп куйсалар, беркайчан тапмыйлар инде. Этләр эзен алды, аннары югалттылар...
Североуральск шәһәрендә яшәүче 24 яшьлек Яна Балобанова 2 июльдә туйга дип чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. Аны полиция, коткаручылар эзли, адашкан дип фаразлыйлар. Екатеринбург.Онлайн шулай дип хәбәр итә.
Янаның әтисе сөйләвенчә, аның кызы коткаручыларга үзе шалтыраткан һәм тавышыннан кемдер янаганы сизелгән.
«Полиция җитәкчесе миңа аның шалтыратуларын тыңлатты. Кызымның тавышын таныдым, ул үзе иде. Минемчә, аңа кемдер янаган. Мин кибеттә идем, ә ул өйдә вакытта ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыраткан, аннары туйга чыгып киткән. Ул туйда үзен үтерергә мөмкин булуларын белгән, шуңа күрә дә коткаручылар чакырган, үзен алдан ук эзли башлауларын теләгән, - дигән ул.
Әти кеше сүзләренчә, мобиль телефоннан соңгы шалтыратуның координаталары буенча беркемне дә тапмыйлар. Биредә кыргый җәнлекләр дә, батып үләрлек сазлыклар да юк. Яктыртылган юл туры бара, адашыр урын да юк. Ир-ат кызын исән килеш күрергә өметләнә.
«Үтергән булсалар, мәетен гөмбәчеләр булса да табачак. Күмеп куйсалар, беркайчан тапмыйлар инде. Этләр эзен алды, аннары югалттылар», — ди кызның әтисе.
Чыганак: Интертат
фото: пиксабай
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев