Логотип Идель
Эксклюзив

Кыздырылган каз рецепты: телләрне йотарлык!

Кыздырылган каз - һәрвакыт табын күрке. Һәрбер хуҗабикәнең үзенең "фирменный" рецепты булса да, менә бу рецепт белән кыздырылган каз телеңне йотарлык булачак!

Яхшылап юылган казның эченә-тышына тоз, борыч, вакланган сарымсак сөртәбез.

Казны 5-6 сәгать салкынча урында тотканнан соң, аның эченә бер уч караҗимеш, базилик, укроп, майоран кебек киптерелгән тәмләткеч үләннәр салабыз. Яшел үләннәр сабаклары белән киптерелгән булса, тагын да яхшырак.

Шулай әзерләнгән казны җиңсә (рукав) эченә урнаштырып, газ миченә тыгабыз. Аны башта - эссе, аннары уртача кызулыкта 1,5-2 сәгать чамасы пешерәбез. Тәмле булсын!

Гөлия Мөгаллимова

Үзән

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев