Логотип Идель
Эксклюзив

КЫЗДЫРЫЙК, КЫЯМОВЛАР, КЫЕП АЛЫЙК!..

Танылган журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовлар шушы кискен проблемаларны күтәрә, аларны чишү юлларын эзли.

«Идел» журналының ютуб каналында күп кенә кызыклы тапшырулар чыга башлады. Әлеге проектларның берсе «Кыямовлар кыздыра» дип атала. Татар журналистикасының проблемаларын уртага салып сөйләшә торган аналитик программа медиа киңлектәге бүгенге вазгыятьнең иң кискен мәсьәләләренә багышлана.

Танылган журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовлар шушы кискен проблемаларны күтәрә, аларны чишү юлларын эзли. Шулай ук шактый тәҗрибә туплаган каләм әһелләре буларак, бүгенге матбугат, радио һәм телевидение теленә анализ ясап, җитешсезлекләрне «кыздыралар»: корама тел, сүзләрне урынсыз куллану, калькалы гыйбарәләр, паронимнарны бутау, синтаксик омоним кебек җитешсезлекләрне тәнкыйтьлиләр, төзәтү юлларын күрсәтәләр.

Болардан тыш, Илдар Кыямов, озак еллар сәхнәдә конферансье, телевидениедә алып баручы сыйфатында эшләгән диктор һәм мөхәррир буларак, җәмәгать алдында чыгыш ясау, эфирда эшләү, электрон мәгълүмат чараларында сөйләү барышында туа торган кыенлыкларны чишү буенча да файдалы киңәшләр (лайфхак) бирә. Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елында бу проект бик урынлы һәм вакытлы. Игътибар итегез әле татарча тапшыруларга, телебезне ничек кенә бозмыйлар, ничек кенә гарипләндермиләр! Дәүләт тарафыннан раслап билгеләнгән нормалар үтәлми. Әле җитмәсә, «Әдәби телдә язу искерде, яңача фикерләргә кирәк», – дип акланырга маташучылары да табыла. Чыккан тапшырулар киң резонанс уятты. Укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре, өлкән буын коллегаларыбыз рәхмәт сүзләрен җиткерде, төпле киңәшләрен бирде. Шунысын да танырга тиешбез: яшь буын каләм тибрәтүчеләр, башлап язучы хезмәттәшләребездә тел-стиль кимчелекләре ешрак очрый. Мәктәп балалары, студент-журналистлар, осталыгын чарларга телүче һәркем өчен бу проект алыштыргысыз методик кулланма була ала. Иренмичә тыңларга, ихласыңны салып карарга гына кирәк. Дөньяны караңгы булуда гаепләгәнче, бер шырпы сыз, дигән фикер ияләреннән берәү. Телдәге кимчелекләрне Кыямовларның кызу тәнкыйтькә алуы да шундый гамәл булыр, дип өметләник. Чирен яшергән – үлгән, диләр бит...

Чыгарылышлар:

1. https://www.youtube.com/watch?v=C_LscUgAwVk

2. https://www.youtube.com/watch?v=N13N5VeCMwU

3. https://www.youtube.com/watch?v=rvE3qDnkM3o

4. https://www.youtube.com/watch?v=TQTaoXG0Gus

5. https://www.youtube.com/watch?v=yTNM6B0KmVA

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Кыямовлар кыздыра #5 / Вся правда о татарской журналистике / Говорим про журналистику

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев