Логотип Идель
Эксклюзив

Һәлакәткә бер минут кала - селфи

Авиаһәлакәт сәбәпләре турында сөйләргә әле иртә, тикшерү эшләре башланган инде.

omet-rb.rbsmi.ru яза:

31 майда 39 яшьлек Дэниел Шедд  университетта бергә укыган өч дусты – Джошуа Суирс, Дэниел Шлоссер һәм  Джон Камильери белән Суирс идарә иткән 4 урынлык  бер моторлы очкычта очарга җыена.

Үлеменә берничә минут кала...

   Кузгалып китәр алдыннан Шедд әнисенә дуслары белән төшкән селфи җибәрә. Фотосурәттә бәхетле йөзләр күренә. Әмма очып китеп 5 минут узгач, самолет Карлинвилл шәһәре тирәсендә (Иллинойс штаты) мәтәлеп төшә. Кызганыч, һәлакәттә исән калучылар булмый.

    Шеддның әтисе сөйләвенчә, бу улларының дуслары белән беренче очышы булган, вакыйганы ул түземсезләнеп көткән. “Аның кәефе күтәренке иде. Фотосурәттә дә егетләр бик бәхетле. Һава торышы да яхшы булды”, – ди ул.

   Очкыч 1964 елда җитештерелгән. Техник торышы яхшы, очкыч караулы булган. Күптән түгел генә ул ел саен уза торган инспекция үткән дип искә ала олы кеше.  

   Авиаһәлакәт сәбәпләре турында сөйләргә әле иртә, тикшерү эшләре башланган инде.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев