-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Легендар спектакльләр бушка!
Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенең сәхнәләрен шаулатып барган спектакльләрне онлайн карау форматына күчерде. "Зәңгәр шәл" спектаклен онлайн һәм бушлай карап булуын без язып чыккан идек инде. Хәзер исә әлеге исемлеккә "Галиябану", "Мулла", "Ахырзаман", "Үлеп яратты" һәм башка спектакльләр дә өстәлде. Аларның барысын да Г.Камал театрының YouTube каналында карап була.
Шулай ук театр онлайн-билетлар белән эшлиячәген дә игълан итте: "6 апрельдә Камал театры сайтында спектакльләрне онлайн форматта һәм видеоязма рәвешендә күрсәтү сезоны башлана. Онлайн-трансляция репертуары 1 апрельдә игълан ителә. Онлай-спектакльләргә билетлар да 1 апрельдән сатуга чыга. Моңа кадәр ойнлан-билет алган тамашачыларга якын арада спектакльләрнең онлайн-трансляциясе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук, онлайн-билет алучыларны, карантин беткәннән соң, шул ук билет белән, шундый ук бәядәге урында спектакльләргә чакырабыз", - дип язып чыкты ул рәсми сайтында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз