"Үлемсез полк" - онлайн!
Акция нәтиҗәләре буенча Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барлык тарихларын берләштерүче Гомумроссия онлайн-ресурсында сакланачак.
Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, Җиңү көненә багышланган барлык массакүләм чаралар да күчерелде. "Үлемсез полк" хәрәкәтен оештыручылар акцияне социаль челтәрләрдә үткәрергә тәкъдим итәләр.
Бу хакта татарстанлыларга "Россиянең Үлемсез полкы" ("Бессмертный полк России") иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Ринат Хәбибуллин, акция уздыруны яклап, мөрәҗәгать итте.
Чарада катнашу өчен татарстанлыларга Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары, якыннарының фотосурәт яки видео урнаштырырга һәм #ҮлемсезПолкРоссия #ҮлемсезПолкТатарстан ҮлемсезПолконлайн (#БессмертныйПолкРоссии #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолкОнлайн) хештегын куярга кирәк.
Барлык тарихи язмалар да "Россиянең Үлемсез полк" хәрәкәтенең ТР төбәк бүлегенең рәсми берләшмәсендә җыелачак. Акция нәтиҗәләре буенча Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барлык тарихларын берләштерүче Гомумроссия онлайн-ресурсында сакланачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев