Логотип Идель
Эксклюзив

ЛИФТ УРЫНЫНА БАСКЫЧ. ЭКСПЕРТ КИҢӘШЕ

Күпкатлы торак йортларда лифттан баш тартып, баскычтан җәяү йөрергә киңәш ителә.

Күпкатлы торак йортларда лифттан баш тартып, баскычтан җәяү йөрергә киңәш ителә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Барлык торак компанияләр дә объектларны дезинфекцияләргә тиеш. Без аны контрольдә тотабыз. Лифтта да башка урыннардагы кебек таләпләр куела. Алар — битлек кию һәм ябык урында мөмкин кадәр азрак булу. Әгәр күпкатлы йортта баскычтан җәяү йөрү мөмкинлеге бар икән, лифттан кулланмаска киңәш ителә», — диде Любовь Авдонина.

Күп кеше җыела торган ябык урында коронавирус кына түгел, ә һава-тамчы инфекцияләре йоктыру куркынычы бар.

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев