Лихачевның тупланмалары
Татарстан Республикасы Милли музеенда "Тупланмалар тормыш рәвеше буларак" дигән күргәзмә ачылды. Ул Андрей Федорович Лихачевның 190 еллыгына багышлана.
5нче апрель көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда "Тупланмалар тормыш рәвеше буларак" дигән күргәзмә ачылды. Ул Андрей Федорович Лихачевның 190 еллыгына багышлана.
Лихачев музей тарихында зур урын алып тора. Нәкъ менә аның коллекциясе ярдәмендә 127 ел элек Казанның беренче ачык музеена нигез салына.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән коллекциядә чыннан да А.Ф.Лихачевның "тупланмалар тормыш рәвеше" булуы чагыла. 30 елдан артык җыелган хәзинәләр төрле чорларга, халыкларның тормышына бәйле.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Алиса Вяткина чыгыш ясады.
Милли музейга килүчеләргә Көнчыгыш экзотикасы, Идел буе халыклары этнографиясе, Болгар һәм Биләр тирәләрендәге археологик табылдыклар, галимнең кулъязма мәкаләләре белән якыннан танышырга мөмкинлек булачак.
Күргәзмә «Казан коллекционерлары» Милли музее проектын дәвам итә. Андрей Лихачев коллекциясе тәкъдим ителгән күргәзмәне 25 майга кадәр килеп карарга була. Билетларны Пушкин картасы буенча да алырга мөмкин.
Белешмә:
Андрей Федорович Лихачев-рус археологы, нумизмат, Император Рус археология җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы. Ул 1832 елның 16 июлендә Полянка авылында туа. Лихачев кечкенәдән сәнгать белән кызыксына.
А. Лихачев дәрвиш тормышын алып бара һәм археологик әйберләрне һәм Көнбатыш Европа сәнгатен коллекцияләү белән шөгыльләнә. Ул Идел буе территориясендә неолит һәм бронза гасыр һәйкәлләрен беренче ачучы булып санала.
Гүзәл Закирова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев