«Җәлил укулары-2022»: галимнәр мәңгелек темалар - батырлык, илгә мәхәббәт, гражданлык позициясе турында фикер алышты
Конференция шагыйрь-сугышчы Рәхим Саттарның тууына 110 ел һәм Муса Җәлил Музей-фатирына нигез салуга 40 ел тулуга багышланган.
Һәр сулышым,
Барлык көчем
Синең өчен, Туган илем,
Синең өчен!
13-14 октябрьдә үткәрелгән «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе ике көн рәттән Рәхим Саттарның шушы сүзләре белән сугарылган кебек иде. Конференциянең максаты булып Россиянең төрле төбәкләреннән галимнәрнең мәңгелек темалар булып саналган - батырлык, илгә мәхәббәт, гражданлык позициясе турында фикер алышулары, Сугыш чорында үз эзен калдырган язучы-шагыйрьләр турында билгеле мәгълүматларны популярлаштыру тора. Конференция шагыйрь-сугышчы Рәхим Саттарның тууына 110 ел һәм Муса Җәлил Музей-фатирына нигез салуга 40 ел тулуга багышланган.
Конференциянең төп көне - 14 октябрь, чөнки бүген шушы бөек шәхесләргә багышланган пленар утырыш үтте.
Пленар утырыштагы чыгышларда бүгенге көндә дә актуаль булган, кызыклы, халыкка бик үк билгеле түгел мәгълүматлар яңгырады.
Нүрфия Юсупова "Җәлилне өйрәнү фәне: үткәне һәм бүгенгесе" дигән чыгыш ясады. Ә Искәндәр Гыйләҗев "Җәлил-Кормаш төркеме язмышы турында яңа документлар" дип аталган чыгышында М. Җәлил, Ә. Симаев һ.б.ның батырлыклары, тормышлары турында сөйләде.
Рамил Исламов "Муса Җәлил документлары турында яңа басма" шулай ук М.Җәлилнең тормыш юлына, ул күргән михнәтләренә караган документлар, хезмәтләрне атап, аларда күрсәтелгән кызыклы мәгълүматларны тыңлаучыларга тәкъдим итте. Ә Лилия Саттарова исә Рәхим Саттарның язмышы, иҗатында күтәрелгән батырлык, Туган илгә карата мәхәббәт темаларының бирелеше турында чыгыш ясады.
Сергей Крастынь "Ушедшие в бессмертие. Памяти 2-й ударной армии" китабының тарихы белән таныштырып, тыңлаучыларга тәкъдим итте.
Миләүшә Хәбетдинова "Бүгенге сәнгатьтә - Муса Җәлил образы" дигән чыгышында Муса Җәлилнең образы, тормышы белән бәйле булган яңа куелган спектакльләрнең, бию-җырларның яхшы һәм яман якларын күтәреп, тыңлаучыларга ишеттерде.
Пленар утырышыннан соң секцияләр эше башланды. Секцияләр ике темага багышланган: «Сугыш һәм батырлык: тарихи хәтерне актуальләштерү һәм трансляцияләү проблемалары» һәм «XXI гасыр әдәби-эстетик фикере призмасы аша фронтовик шагыйрьләрнең әдәби мирасы».
Конференциянең нәтижәсе булып язучы-шагыйрьләрнең тормыш юлын һәм ижатларын яңа магълүматлар белән баету, аларны яңа юнәлештә өйрәнү максат итеп билгеләнде.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев