Логотип Идель
Эксклюзив

Әлмәт театры «Җил артыннан» драмасын Казанда куя

 «Жил артыннан» спектакле «Тантана-2022» республика театр премиясендә «Зур формалы иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңгән иде. Спектакльнең режиссеры – Камил Тукаев. 

22 сентябрь көнне Әлмәт Татар дәүләт драма театры 2022 елның иң яхшы спектакле дип танылган “Җил артыннан” спектаклен Казанда күрсәтәчәк. «Жил артыннан» спектакле «Тантана-2022» республика театр премиясендә «Зур формалы иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңгән иде. Спектакльнең режиссеры – Камил Тукаев. 

- Бу спектакль театраль сезонның зур уңышы булды. Ул «Тантана» премиясенең «Зур формалы иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңү яулады. Россиянең кече шәһәрләр театрлары фестивале дә безгә Гран-при алып килде. Бу – тарихи вакыйга! - диде Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

 «Әмир образында һәр егет кеше тормышында булган кичерешләр чагыла. Шуңа үзәккә үтеп керә. Тамашачы үз тормышындагы чагылышны күрә. Үземнең үткәндәге байлыкларны, сандыкларны актарып, тамашачыга җиткерергә теләдем», – дип сөйләде төп рольләрнең берсен башкаручы Динар Хөснетдинов.

Айрат Мифтахов Хәсән ролен башкара. Бу рольне ул 10 ел көткән.  

«Бу рольгә ныклап ябыштым, миннән таләп ителгәннең барысын да башкарырга тырыштым. Ун ел дәвамында башкарган рольләргә охшамаган роль башкарасы килгән иде», - ди Айрат Мифтахов.

Раушан Мөхәммәтҗанов спектакльдә негатив рольне башкара. Ул – Асеф. 

«Эшли башлаганда, авыр бирелде. Мин үзем нечкә күңелле кеше, ә Асеф - каты, бәгырьсез, барысын да рәнҗетә», – ди ул.

“Җил артыннан” спектаклен сәхнәгә кую 2 млн.сумга төшкән. Спектакльдә барлыгы 18 артист катнаша.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев