-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
WhatsApp мессенджерында үзгәрешләр! Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак.
-
АТНА ЭЧЕНДӘ ИКЕ ЮГАЛТУ 23 февральнең суык көнендә Казанның фәнни җәмәгатьчелеге, татар зыялылары күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеевны соңгы юлга озатты.
-
«Блогер.Татар» һөнәри блогерлар бәйгесенең җиңүчеләрен белдек! Ә бүген 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә җиңүчеләрне игълан итәбез.
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
-
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде Юлларда бозлавык булырга мөмкин
-
Өч игезәк бала табарга җыенган 40 яшьлек ханым вафат... Йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан.
ЛУИЗА ЯНСУАРДАН ТӘМЛЕ ШУЛПА РЕЦЕПТЫ
Бик җиңел дә, җитез дә (бәрәңге салып пешергән очракта – 30 минут тирәсе, бәрәңге салмасаң – 15 минутлап) әзерләнә торган балык шулпасы рецептын тәкъдим итәм сезгә.
Кирәк:
Диңгез теле (морской язык), яки тилапия балыгы – 400 г
Бәрәңге – 5-6 баш
Башлы суган – 1 данә
Кишер – 1 данә
Татлы кызыл борыч – 1 данә
Яшел кузак – 5-6 данә
Лимон – берничә телем
Тоз – чама белән
Кызыл, кара борыч бөртекләре – чама белән
Зәйтүн мае (җитен мае) – чама белән
Дафнә яфрагы – 1-2 данә
Тәмләткечләр (майоран, әнис, бәбрия) – чама белән
Яшел петрушка, кинза – чама белән
Әзерләү:
Кайнап торган суга эре итеп, шакмаклап туралган бәрәңгене салабыз. Ул пешкән арада эретелгән балык филесын, кишер белән кызыл борычны шулай ук эре итеп, шакмаклап турыйбыз. Суганны исә – теләккә карап, эре итеп тә, ваклап та турарга мөмкин. Кишер, борыч, суган, яшел кузакны табага салып, зәйтүн яисә җитен мае тамызып, чак кына кыздырып алабыз. Бәрәңге пешеп җиткәндә балык шакмакларын шулпага салабыз һәм кайнап чыкканын көтәбез. Өресе күтәрелгәч, җыеп алабыз (үтәкүренмәле шулпа яратучылар сөзә ала) да, кишер, борыч, суган, яшел кузакны өстәп болгатабыз. Дафнә яфрагы белән тәмләткечләр салабыз. Ашны табынга чыгарыр алдыннан юка итеп туралган лимон телемнәрен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз