Логотип Идель
Эксклюзив

Максим Галкин Филипп Киркоровны үтерергә җыенган...

Моннан берничә ел элек Филипп Киркоровның Махачкалада узасы концерты вакытында теракт планлаштырылган була. Шушы «эш» буенча кулга алынган Рича Казуев исә шаккаттыргыч белдерү ясаган.

Максим Галкин Филипп Киркоровны үтерергә җыенган! Сәбәпче, әлбәттә, Алла Пугачева.

Моннан берничә ел элек Филипп Киркоровның Махачкалада узасы концерты вакытында теракт планлаштырылган була. Шушы «эш» буенча кулга алынганнарның берсе Рича Казуев исә шаккаттыргыч белдерү ясаган.

«Коммерсант» газетасы язуынча, имештер, 2017 елның башында Мәскәүгә сәфәре барышында Казуев янына Максим Галкин килгән дә, Киркоровны үтерергә сораган һәм, янәсе, ике миллион сум акча тәкъдим иткән. Казуев ризалашкан һәм шунда ук бер миллион сум аванс та алган. Дөрес, соңрак ул бу планнан баш тарткан, янәсе бик күп кеше зыян күрергә мөмкин дип уйлаган.

Галкин, имеш, Филипп Киркоровны сөекле хатыны Алла Пугачевга көнли икән.

Дөрес, әлеге вакыйгадан соң инде ике елга якын вакыт узган. Киркоров та исән, Галкин белән Пугачева да аерылмады бугай әле...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шоу-бизнес

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев