Логотип Идель
Эксклюзив

МАТИСС. ПИКАССО. ШАГАЛ...

Бу көннәрдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә үтәчәк күргәзмә шулай дип атала. Анда «1910-1940 елларда Көнбатыш Европа сәнгате» күргәзмәсенең ротациясе үтәчәк.

Бу көннәрдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә үтәчәк күргәзмә шулай дип атала. Анда «1910-1940 елларда Көнбатыш Европа сәнгате» күргәзмәсенең ротациясе үтәчәк.

  «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тәкъдим ителгән сәнгать әсәрләренә аларның сакланышын тәэмин итү һәм алга таба тамашачыларга күрсәтү өчен аерым саклау шартлары тудыру кирәк. Шуңа күрә «Эрмитаж-Казан» үзәге экспозициясендә 120дән артык графика әсәре алыштырылачак, алар арасында А.Матисс, М.Шагал, П.Пикассо, П.Синьяк, Ж.Руо, Э.Нольде, Г.Кольбе, А.Архипенко, Р.Дюфи хезмәтләре бар. Ә бу дөньякүләм танылган осталар иҗаты белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек!

Күргәзмәдә Марк Шагалның Н.В.Гогольның «Үле җаннар» китабына ясалган 4 графика әсәре күрсәтеләчәк, элек алар күргәзмәдә куелмаган.

Ротацияне Дәүләт Эрмитажы хезмәткәрләре - рәссам-реставратор Елена Татарникова, Көнбатыш Европа рәсем сәнгате бүлегенең фәнни хезмәткәре Михаил Балан, шулай ук «Эрмитаж-Казан» үзәге хезмәткәрләре башкарачак.

Яңартылган күргәзмә үз эшен 4 сентябрьдән башлап, 18 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев