Логотип Идель
Эксклюзив

МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ меңнән артык баланы бергә җыйды

Быел МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ 6 юнәлеш – фото, видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастларны колачлый.

Биләрдә X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы – МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ тәмамланды. Әлеге смена Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән меңнән артык баланы бергә җыйды. Форумда катнашучылар Оренбург, Саратов, Самара, Свердлау, Ульян өлкәсе һәм Башкортстаннан килделәр.

Смена барышында «Сәләт җыены» тематик фестивале узды. Ул сәләтлеләрнең Биләргә кайта башлавына 25 ел тулуына багышланган.Фестивальдә балалар үзләренең интеллектуаль һәм иҗади потенциалларын күрсәтә алды. «Сәләт җыены»на Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» форумының татар телен һәм милли традицияләрне саклауда мөһим урын биләвен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, әлеге миссия Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча актуаль.

«Бу изге җирдә очрашуыбызга бик шатмын. Сәләт кечкенә генә палаткалардан башланды, хәзер исә барлык мөмкинлекләре дә булган тулы бер шәһәрчеккә әйләнде. Киләчәктә дә шулай бергә булыгыз! Республикабызны, милләтебезне алга алып барырга насыйп булсын!», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Сәләт җыены» кысаларында «Сәләт – кичә, бүген, иртәгә» дип аталган онлайн-очрашу узды. Чарада Сәләт активистлары, чакырылган кунаклар катнашты. Онлайн-әңгәмәгә Төркия, Согуд Гарәбстаны, Канада, Чехия, Австралия, Испания һәм Кытайда яшәүче Сәләт активистлары да кушылды.

Катнашучылар берләшмәнең туган телне өйрәнү һәм саклауга керткән өлеше турында фикер алышты. Төп тема исә Сәләт «Асылташ» мәктәбенең үсеш мөмкинлекләрен билгеләү булды. Чит илдә яшәүче ватандашлар берләшмә турындагы истәлекләре белән уртаклашты, ирешкән уңышлары, чит илдәге көнкүрешләре хакында сөйләде. Кунаклар Сәләт берләшмәсенең белем бирү проектларында катнашырга әзер булуларын белдерде.

«Телне мәҗбүри өйрәтеп булмый, моның өчен даирә кирәк. Ә Сәләт 27 ел дәвамында халкыбызның яшьләрен, мәктәп балаларын җыя, телне өйрәтү, аны яраттыру өчен тырыша. Бу – бик зур эш. Ул дәвам итә һәм итәчәк. Чөнки милләтнең теле, моңы, аңы һәм яшәеше барлык халыклар өчен үрнәк булырга тиеш», – диде Илсур Һадиуллин.

Исегезгә төшерәбез, быел МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ 6 юнәлеш – фото, видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастларны колачлый.

Сменага спикер буларак чакырылган кунаклар арасында шулай ук тарих фәннәре кандидаты, Казан Федераль университеты доценты, Истанбул университеты мөгаллиме Илсур Нәфыйков, режиссер Илшат Рәхимбай, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, ГТРК «Татарстан» алып баручысы Айзилә Батырханова, Фейсбук, Инстаграм, ТикТок таргетологы Рәсүл Вәлиев, шагыйрә, «Китап ФМ» радиосының тапшырулар редакторы Гөлинә Шәйхи, «җирле туризм» юнәлеше блогеры, РФ Мәдәният министрлыгы оештырган «Культура слова» конкурсы җиңүчесе Русина Семененко, SMM белгече, фрилансер Ләйлә Лерон-Бахмутова, «Шаян ТВ» редакциясе вәкилләре һ.б. бар.

«Сәләт» Форумының бишенче сменасы IT БИЛӘР ФОРУМ булачак. Ул 22-26 июль көннәрендә уза. Форумның төп юнәлешләре: IT һәм мәгариф, IT- трендлар, IT һәм бизнес. Смена вакытында аларга кагылышлы профильле остаханәләр һәм мәгълүмати мәйданчыклар оештырылачак. Белгечләр катнашында узачак дискуссия мәйданчыклары катнашучыларны эшмәкәрлек юнәлеше белән дә таныштырачак.

"Сәләт" матбугат үзәге

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев