Логотип Идель
Эксклюзив

«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара

Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә. 

Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә. 

Шулай итеп, «Media Week-2022» 13 май көнне журналистлар династияләре күргәзмәсе белән ачылып китте һәм ул иртәгә ел саен бирелә торган «PR Media Gala 2022» премиясен тапшыру белән тәмамланачак. 

Әле кичә генә КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Татарстан Республикасының татар телле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында «Глобальләшү шартларында милли медиа үсеше трендлары» дигән семинар узды. Әлеге очрашу барышында милли медиа журналистлары эшенә кагылышлы актуаль темалар күтәрелде. Әйтик, басма матбугатны саклау өчен ниләр эшләнә, аудиториянең игътибарын ничек җәлеп итәргә, һәм, аерым алганда, традицион массакүләм мәгълүмат чараларының киләчәге турында көчле полемика барды. 

«Ватаным Татарстан» газетасының корреспонденты Чулпан Гарифуллина, «Акчарлак» шәхси газетасының баш мөхәррир урынбасары Нәзилә Хуҗина-Җәләлиева һәм журналист Альбина Гайнуллина киләчәктә газеталарны барыбер укыячаклар дигән фикердә. 

— «Барыбер кеше китапны, йә газетаны кулына тотып укырга ярата. Үзем дә шулай. Почта тартмасыннан алып кереп уку кешегә хис бирә. Газета чыга торган көнне кунак килгәндәй көтеп торалар, — ди Нәзилә Хуҗина-Җәләлиева. — Безнең әле модага әйләнеп кайту да бар. Шуңа да кеше еллар узу белән барыбер басма матбугатка әйләнеп кайтыр дигән өмет, хыяллар белән яшим».

Газеталарның интернетка күчүенә бәйле үзгәрешләре турында Чулпан Гарифуллина да сөйләде. Интернет басма массакүләм мәгълүмат чаралары аудиториясен арттыруда файдалы. Традицион журналистика беркайда да китмәде һәм аңа ышаныч та кимемәде дигән фикердә ул. ««Ватаным Татарстан»га яшьләр дә языла башлады. Тик хәзер мәгълүмати сугыш кына түгел, ә мәгълүмати ачлык та бар», — ди ул. Ягъни, журналистларга үзенчәлекле теманы табу авыр, чөнки алар кабатлана, ә авторлар бер үк төрле геройларны ала.

Алга таба сүз хәзерге журналистикадагы трендлар турында барды. Цифрлаштыру, мәкаләләрнең кыскаруы, аларны җиңеләйтеп, аңлаешлы итеп язу һәм язмаларның исемнәренә аерым игътибар итү мөһим дигән фикерләр яңгырады. Альбина Гайнуллина журналистның кайвакыт педагог та, психолог та, табиб та булуын билгеләп үтте. Димәк, ул универсаль һөнәр, журналист беркайда да югалып калмый. 

Семинарны төгәлләргә сүз Милли һәм глобаль медиачаралар кафедрасы доценты Рәсимә Галиевага бирелде. Ул үзгәрешләргә, глобальләшү процессына, журналистиканың үсешенә игътибар итте. «Тел мәсьәләсе татар журналистикасында иң беренче булырга тиеш. Һәркем үзенең телендә камил язарга тиеш», — ди ул. Шулай ук Рәсимә Галиева мәктәптән телне начар белгән балалар килүен билгеләп үтте, чөнки әдәбият, китап укучылар юк. «Безнең чорда Галимҗан Ибраһимов әсәрен укырга биргәч, без аны тулысынча укып килә идек, ә бүген аның яртысын укысалар да, рәхмәт дип әйтәбез. Шундый тенденция бара».

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев