"Медовый" торт рецепты
Бүген "Медовый" торт пешердек - телләрне йотарлык иде! Рецептны сез дә саклап куегыз, кирәге чыгачак!
Бүген "Медовый" торт пешердек - телләрне йотарлык иде! Рецептны сез дә саклап куегыз, кирәге чыгачак!
Камыр: 4 аш кашыгы бал, 4 йомырка, 1 стакан шикәр комын бергә кушып яхшылап туглыйбыз. 1 пачка маргаринны эретәбез. Маргарин эреп бетүгә камырга 1 чәй калагы сода салып бутыйбыз һәм май өстенә төшерәбез. 6 стакан он кушып бутыйбыз һәм камырны 1,5-2 сәгатькә ял итәргә куябыз.
Крем өчен: 1 литр сөтне кайнатырга куябыз. Икенче савытта 0,5 литр сөткә 1 стакан шикәр комы, 1 йомырка, 2 сыңар уч он салып салкын килеш бутыйбыз. Аннан кайнап чыккан сөткә җайлап кына болгата-болгата салабыз һәм уттан алып суытырга куябыз.
Исегездә тотыгыз, крем яхшылап сеңсен өчен 10-12 сәгать кирәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев