-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
МЕТРОда: БӘЙРӘМ УҢАЕННАН ШИГЫРЬЛӘР ҺӘМ КАМЕРА
Русия көнендә Казан метрополитенының 11 станциясендә шигырьләр яңгыраячак, дип хәбәр ителә шәһәрнең Транспорт комитеты сайтында.
Казан метрополитенының барлык станцияләрендә иртәнге 6дан төнге 12гә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре башкаруындагы Русия турында шигырь һәм җырларның аудиоязмаларын ишетеп булачак.
Бәйрәм котлауларын шулай ук трамвай һәм троллейбусларда да ишеттерәчәкләр.
Метрода - камера!
Казан метросында социаль дистанцияне һәм пассажирларда маскалар барлыгын тикшерүче видеокүзәтү камералары урнаштырдылар. Бу хакта инстаграмда Tatnews.tatar. хәбәр итте.
⠀
Pandemic Vision технологиясен әлегә тест режимда "Җиңү проспекты" станциясендә генә эшләтеп җибәрделәр. Проект авторы булып Татарстанның цифрлы трансформация Үзәге санала, диелә хәбәрдә.
Хәзерге вакытта камералар пассажирларның 98%ы маскаларда булуын, ә 88%ы социаль дистанция таләбен саклавын ачыклаган. Пассажирларның бары тик 1 проценты социаль араны сакламыйча, маскалар кимәгән.
Болардан кала, яңа система кибет һәм рестораннарга килүчеләрне күзәтергә дә мөмкинлек бирә - шул рәвешле иң куркынычсыз урынны сайлап була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз