-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Мичтә пешкән карабодай
Хәзер һәркемдә карабодай маясы бар, хуҗабикәләрнең төп проблемасы: аны ничек кулланып бетерергә. Карабодайны мичтә дә пешереп була. Рецепты белән бүлешәбез.
Моның өчен бик аз әйбер кирәк, алар һәрбер гаиләдә бар, дип уйлыйбыз:
Карабодай – 150 гр
Каты сыр – 160 гр
Ак май – 1 бал кашыгы
Суган – 1 баш
Әнис – тәменчә
Йомырка – 2 данә
Сөт – 100 мл
Тоз – тәменчә
Борыч – тәменчә
Су – 350 мл
Барлык кушыласы әйберләрне алдан әзерләп куегыз. Карабодай ярмасын юып, бераз тоз кушып, кайнатырга куегыз. Әзер булгач, аның яртысын ак май сыланган табага җәясе. Аның өстенә угычтан чыгартылган сырның яртысын салыгыз. Сыр өстенә - суган белән әнис турап салына. Карабодайның икенче яртысын шулар өстенә салырга. Йомырканы сөт белән туглап, карабодай өстенә җәегез һәм тоз-борычлап, мичкә җибәрегез. 200 градуска кадәр җылытылган мичтә өсте кызарып чыкканчы 20-25 минут тотыгыз. Ашларыгыз тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз