Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    «Милли-мәдәни мирас» татарлар картинасын тулы итеп күрергә ярдәм итә

    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ачылган көннәреннән бирле (1939 ел) илнең төрле төбәкләрендә тупланып яшәүче татарларны өйрәнү буенча планлы эш алып бара һәм Россия Федерациясенең бөтен территориясендә татарлар күпләп яши торган төбәкләргә даими рәвештә фәнни экспедицияләр үткәрә. Әлеге комплекслы фәнни экспедицияләр материаллары  Бөтенроссия халык санын алу алдыннан бигрәк тә актуаль, чөнки ил буйлап чәчелеп яшәгән милләтебез "келәме"н тулы бер картина итеп күрергә ярдәм итә.

    Бу турыда тулырак мәгълүмат 28 майда "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә бирелде.

    Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре: халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Илмир Ямалтдинов; Язма һәм музыкаль мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов; лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенова, шулай ук халык иҗаты бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Рузия Сафиуллина катнашты. Әлеге галимнәр һәм белгечләр ТӘһСИ ның татарлар яшәгән төбәкләренә фәнни экспедицияләренә үзләре дә барган, милләттәшләр белән аралашкан.

     

    Реклама

    2009 елдан башлап төрле төбәкләргә комплекслы экспедицияләр үткәрелә башлый. Утыздан артык шундый экспедиция нәтиҗәсе буенча тикшеренүләрнең тулы бер сериясе китап булып басылып чыкты. Институт галимнәре Түбән Новгород, Самара, Оренбург, Пермь, Әстерхан, Чиләбе, Ульяновск, Омск, Томск, Новосибирск өлкәләре, Мари Эл, Башкортстан, Удмуртия, Татарстан республикаларының һ.б. татарлар күпләп яшәгән 200 дән артык авылына барып, милләттәшләрнең җирле сөйләм, фольклор үрнәкләрен, авыллар тарихын, истәлек-хатирәләрен  яздырып кайттылар, борынгы кулъязмаларны тупладылар.


    Бөтенроссия халык санын алу уңаеннан (ВПН-2020) әлеге сериядәге китапларның актуальлеге тагын да артты. Моны исәпкә алып, Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ 2021 елда «Милли-мәдәни мирас» циклының икенче басмасын әзерләде. Сериядә Идел-Урал төбәге (Башкортстан һәм Татарстан Республикасыннан тыш) турында түбәндәге томнар нәшер ителде:
    1. Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород. – Казан-Түбән Новгород-Мәскәү, 2011. – 400 б. 
    2. Милли-мәдәни мирасыбыз: Мари Эл татарлары. Бәрәңге. – Казан, 2012. – 376 б.
    3. Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары. – Казан, 2013. – 384 б.
    4. Милли-мәдәни мирасыбыз: Самара өлкәсе татарлары. – Казан, 2015. – 360 б. 
    5. Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары. – Казан, 2016. – 360 б. 
    12. Милли-мәдәни мирасыбыз: Пермь татарлары. Барда. – Казан, 2017. – 328 б.
    7. Милли-мәдәни мирасыбыз: Әстерхан татарлары. – Казан, 2017. – 420 б. 
    8. Милли-мәдәни мирасыбыз: Чиләбе өлкәсе татарлары. – Казан, 2017. – 428 б.
    9. Милли-мәдәни мирасыбыз: Ульяновск өлкәсе татарлары. – Казан, 2018. – 580 б.


    «Милли-мәдәни мирас» сериясе китаплары популяр стильдә һәм киң катлам укучыга аңлаешлы телдә язылган. Томнар эчтәлекле текст контентына ия һәм экспедициядә төшергән фотосурәтләр белән бизәлгән. Әлеге серия китаплары аерым төбәкләрдә яшәүче татарларны татар халкының аерылгысыз өлеше булуын дәлилли.

    Фотолар: Р. Сафиуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы