Логотип Идель
Эксклюзив

Милли музей дөньядагы иң зур күн мозаикасы коллекциясен тәкъдим итте 

Ул казан татарларының бөтен дөньяга танылган бизәкле аяк киеме җитештерү тарихына багышланган.

16 июльдә Татарстан Республикасы Милли музеенда “Татарларның каюлы күне: кәсеп, традиция һәм сәнгать” дип аталган күргәзмә ачылды. Ул казан татарларының бөтен дөньяга танылган бизәкле аяк киеме җитештерү тарихына багышланган.

ХIХ йөздә, читек чигү һөнәренең алга киткән вакытында, күннән каеп тегелгән читекләр, башмаклар һәм башка аяк киемнәре зур популярлык казана. Алар үзләренең зәвыкълыгы, матурлыгы, кабатланмас бизәкләре белән бөтен Европа халкын таң калдыра. ХIХ йөз – ХХ йөз башында күннән каеп ясалган аяк киемнәре Европа, Азия, хәтта Америка илләренә дә танылалар.

Әлеге күргәзмә-проект дөньядагы иң зур күн мозаикасы тупланмасының байлыгы һәм төрлелеге турында сөйли. Күргәзмәдәге экспонатларның кайберләре тамашачылар игътибарына беренче тапкыр тәкъдим ителә. Күргәзмәгә килүчеләр каюлы читекләр тегү һөнәрнең үсеш этаплары белән таныша ала.

Бары тик кул белән генә башкарылган, дөньяда «Казан җөе» дип аталган уникаль техника безнең көннәргә кадәр үзгәрешсез сакланган. Күргәзмәдә урын алган күнчеләр, аяк киеме ясаучылар, чигүчеләр эш кораллары, өлгеләр, әзер үрнәкләр моңа дәлил булып тора. Экспонатлар арасында – көмеш һәм ефәк җепләр белән тегелгән, 1925 елда Парижда узган Бөтендөнья күргәзмәсендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы стендын бизәп торган танылган читекләрне дә күрергә була.

Күргәзмәдә каюлы аяк киемнәре, Казан татарлары костюмнары гына түгел, шулай ук Урта Азия халыклары киемнәре дә тәкъдим ителгән.

Заманча күн эшләнмәләрен җитештерүгә багышланган бүлектә, профессиональ рәссамнарның күн мозаикасы сәнгатен кулланып ясаган аксессуарлары һәм интерьер җиһазлары урын алган. Бүгенге көндә бу сәнгать төре Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаган яшь осталар тарафыннан үстерелә.

Андагы булган матурлыкны сөйләп кенә аңлатып булмый, барып карарга кирәк! 
Барырга теләүчеләр колагына: күргәзмә август ахырына кадәр эшләячәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев