-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯНЕ КЕМНӘР АЛДЫ?
12 декабрьдә «Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында җиңүчеләр, IPHONE 12 отучы, «Татар эстрадасы легендасы» исеме билгеле булды. Тамашачылар концертны онлайн күзәтте. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев «Татар эстрадасы легендасы» номинациясенә ия булды. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясов кебек олпат шәхесләребез лаек булган иде.
IPHONE 12 отучы 5000 меңгә якын катнашучы арасыннан очраклы рәвештә сайланды һәм ул — Казанда яшәүче Лилия исемле кыз булды.
«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү максатыннан оештырыла. Шулай ук, Милли музыкаль премиясенең лауреаты Гүзәл Уразова да турыдан-туры трансляция барышында тамашачыларга видеосәламен юллады һәм зур уңышлар теләде.
«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясендә барлыгы 30 номинант бар. Премиянең авторларга да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур бер традициягә әверелде, диелә хәбәрдә.
1. Фирдүс Тямаев «Иң дәртле җырчы»
2. Нәфкатъ Нигъмәтуллин «Халык мәхәббәте»
3. Ришат Төхвәтуллин «Иң затлы җырчы»
4. Алсу һәм Азат Фазлыевлар «Иң үзенчәлекле дуэт»
5. Винарис Илъегет «Иң тынгысыз җырчы»
6. Зөфәр Хәйретдинов «Үлмәс хит»
7. Илсөя Бәдретдинова «Иң креатив җырчы»
8. Рифат Зарипов «Иң максатчан җырчы»
9. Ринас Әхмәтов «Иң романтик җырчы»
10. Зәйнәб Фәрхетдинова «Халык мәхәббәте»
11. Зинира һәм Ризат Рамазановлар «Иң халыкчан дуэт»
12. Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов «Елның гаилә дуэты»
13. Ришат Фазлыйәхмәтов «Үзенчәлекле моң»
14. Айдар Рәкыйпов «Өметле җырчы»
15. Раяз Фәсыйхов «Иң хисле җырчы»
16. Динара Ряхимова «Иң лирик җыр»
17. Зәринә Хәсәншина «Ел ташкыны»
18. Алия Карачурина «Иң лирик җырчы»
19. Анастасия Макарова «Яңа исем»
20. Гүзәлем «Иң эзләнүчән җырчы»
21. Азалия Зиннәт «Иң заманча җырчы»
22. Ильмира Нәгыймова «Иң романтик җырчы»
23. Гүзәл Уразова «Тамашачы мәхәббәте»
24. Мәсгут Имашев «Татар эстрадасы легендасы»
25. Филүс Каһиров «Иң моңлы җырчы»
26. Артур Исламов «Кабатланмас тавыш»
27. Илнар Миранов «Заманча яңгыраш»
28. Эльмира Кәлимуллина «Йөрәкләргә үтеп кергән җыр»
29. Винера Ганиева «Иң зәвыклы җырчы»
30. Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ «Иң романтик дуэт»
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз