Логотип Идель
Эксклюзив

«Мин балага уздырмый торган дарулар эчтем» - яшь кыз йөкле булуын белмәгән

Ул бу турыда башына да китерми...

Салли Смит исемле кыз сөйгән егете белән 2019 елдан бирле очрашалар, күпмедер вакыттан соң аерылыша. Ул вакытта Саллиның бер айлык көмәне була. Ул бу турыда башына да китерми...

Бөек Британиядә яшәүче 23 яшьлек кыз үзенең йөкле булуын бала тапканга кадәр белми йөргән. Бер көнне ул эштән кайткач, кинәт кенә бала табып куя. Бу сәер хәл турында The Sun басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр иткән.

«Мин балага уздырмый торган дарулар эчтем. Кием үлчәме дә үзгәрмәде бит», — дип аптырый кыз.

Салли көндез университетта укый, төнлә төнге клубта эшли. Ул кичәләргә йөри, салгалалый да икән. Йөклелекнең сигезенче аенда гына кыз нидер сизенә, аның аркасы һәм биле авырта башлы, кыз ашыгыч ярдәм чакыра. Урынга килгән табиб аңа бала таба башлавын әйтә. 

Йөкле хатынны хастаханәгә алып китәләр. Ул ир бала тудыра. «Баланы кулга алгач мин дөньяда иң яхшы ана булырга теләвемне аңладым», — ди кыз.

Тулырак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев