“Мин матурлык эзләп йөрим җирдә” - заманча, яшьләрчә, безнеңчә!
Кичә Кариев театры сәхнәсендә матурлык эзләү күренешен күзәттек, ягъни әдәби-музыкаль кичәдә булып кайттык.
Кичә Кариев театры сәхнәсендә матурлык эзләү күренешен күзәттек, ягъни әдәби-музыкаль кичәдә булып кайттык.
Әлеге проектның идея авторы – “Китап” радиосының башкарма продюсеры – Лилия Кадыйрова. Аның белән “Идел” репетиция барышында ук танышкан иде.
Барлык серләрне чишәргә теләмәсә дә, Лилия бу кичәгә ничек әзерләнгәннәрен һәм үзе сайлаган шигырьләрнең ничек сайлап алынганын сөйләгән иде. Ул шигырь укырга бик яратса да, моңа кадәр “үз авторы”н тапмаган булган икән. Шигърият белән ныклап кызыксына башлагач, ниһаять, күңеленнән үткәреп сөйли алачак шигырьләрне тапкан. Шуларны ул театр сәхнәсендә тамашачыга ишеттерде. Авторлардан, Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин, Рөстәм Зәкуан, Эльмира Җәлилова, Лена Шагыйрьҗан, Ренат Галиәскәров, Халисә Ширмән, Алинә Айдарова, һәм башкалар сайлап алынган иде.
“Мин матурлык эзләп йөрим җирдән” кичәсе “MINGAZOV” беренче татар кавер төркеме чыгышы белән дәвам итте. Әлеге төркемнең солисты Ильяс Минһаҗев – “Яңа йолдыз” телевизион проектта җиңү яулаган егет, бүгенге көндә татар җырларын заманча башкаруда яңгыратып, татар мәдәниятен популярлаштыру теләге белән янып йөри. Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә катнашырга да бик теләп ризалашкан ул.
Кичәдә тирән уйларга сала торган, елмайта һәм елата торган мизгелләр күп булды. Мәхәббәт, туганлык кадере, яшьлек, гомер – барысы хакында да әйтелде, шигырьләр сөйләнде. Әлеге проектның дәвамлы буласына шик юк, чөнки килгән тамашачылар да шуны теләп дәррәү алкышладылар, оештыручыларга уңышлар теләделәр. Театр бинасыннан чыккач та, үзара хис-кичерешләр белән уртаклашучы яшьләр шактый иде. Дәвамлы булсын, дип телисе килә!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев