Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    МИНЗӘЛӘ ЕГЕТЕН АЛДАГАННАР?! - өенә кайтса, студия юк...

    15 яшьлек Минзәлә егете Данила Новиков НТВ тапшыруында бара торган “Ты супер” тапшыруында катнашты. Республика хакимияте аңа бүләккә өй студиясен бүләк итәргә вәгъдә биргән иде. Ләкин матбугат чараларында әлеге бүләкне егеттән кире алулары турында хәбәр таралды.

    фото: чыганак

    "Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән мөһим хәбәрем бар: өеңә кайтып керәсең, ә анда сине студия көтә", — дигән малайга НТВ тамашасын алып баручы Вадим Такменов чыгышларның бер язмасында.

    Новиков - төбәк хакимиятеннән бүләкләр алган бердәнбер катнашучы түгел. Мәсәлән, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев ике кызга шундый сертификат бүләк иткән.

    Реклама

    Хәтерләсәгез, җырчы егеткә Елка:

    - Энергияң белән шундый юмарт бүлешәсең. Рәхмәт сиңа бик зур! Концерттан минем нәкъ менә шундый эмоция белән кайтасым килә. Һәм мине тыңлаучылар да концертларымнан хәзерге вакытта миндә булган эмоцияләр белән кайтсыннар иде, - дигән иде.

    Новиковны тәрбияләүче әбисе Лилия Васильченко, тамашадан кайткач, өйдә студиябулмавын һәм күпмедер вакыттан төзекләндергәннәрен сөйләгән. Ул вакытта Минзәләгә вокалист турында сюжет төшерергә НТВ журналистлары килгән. Журналистлар киткәч, аппаратурадан җиләр искән.

    Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, студияне  махсус төшерү өчен алып килгәннәр икән. Әлегә студия Новиковка кайчан биреләчәге билгеле түгел. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе