Логотип Идель
Эксклюзив

"Мио, минем Мио!" - Мәскәүдә

1 нче сентябрьдән алып, 12 нче ноябрьгә хәтле Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә IV Халыкара балалар фестивале уза.

1 нче сентябрьдән алып, 12 нче ноябрьгә хәтле Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә IV Халыкара балалар фестивале уза. 1 нче октябрьдә әлеге фестиваль кысаларында Кариев театры Мәскәү Губерна театрында Екатерина Гороховская режиссерлыгындагы "Мио, минем Мио!" спектаклен тәкъдим итәчәк.

Фестивальдә катнашучылар – Россия, БДБ һәм чит илләрдән драма, курчак һәм яшь тамашачы театрлары. Үз эшләрен Россиянең 24 шәһәреннән һәм чит илләрдән 44 театр күрсәтәчәк.

Фестивальнең төп үзенчәлеге шунда ки, җиңүчеләрне иң бәйсез жюри – балалар һәм яшүсмерләр (6-16 яшь) – билгели.

Халыкара балалар фестивале «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында Президент грантлары фонды, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Фестивальне оештыручылар - Сергей Безруковның социаль-мәдәни проектларга ярдәм итү һәм үстерү фонды, Мәскәү Губерна театры. Проектның сәнгать җитәкчесе - Сергей Безруков.

«Мио, минем Мио!» спектакленең премьерасы 2020 елның 27, 28 нче ноябрь көннәрендә булды. Астрид Линдгренның «Мио, минем Мио» әкияте буенча әлеге әсәрне сәхнәгә Санкт-Петербургтан махсус чакырылган режиссер Екатерина Гороховская куйды. Ул - Россия киңлекләрендә танылган балалар спектакле режиссерларының берсе, театр һәм кино актрисасы, театр режиссеры, тәнкыйтьче, педагог, В.Стржельчик исемендәге актерлар премиясе лауреаты. Екатерина Гороховскаяның тавышын, балалар һәм олылар яратып өлгергән, “Добрыня Никитич һәм Змей Горыныч” (Забава Путятична ролендә), “Илья Муромец һәм Соловей-разбойник” (Аленушка ролендә), “Лунтик һәм аның дусларының маҗаралары” (Лунтик), “Барбоскиннар дачада” (Лиза ролендә) һәм башка мультфильмнарда да ишетергә була.

Екатерина Гороховская җитәкчелегендәге иҗат төркемендә:

  •  рәссам Әнвәр Гомәров,
  •  костюмнар буенча рәссам Фәгыйлә Сельская,
  •  ут буенча рәссам Евгений Ганзбург,
  •  куючы хореограф Николай Куглянт,
  •  композитор Юлия Колченская,
  •  мультимедиа буенча рәссам Наталья Наумова.

Астрид Линдгренның “Мио, минем Мио!” әкияти повесте яшүсмерләр әдәбиятының дәрәҗәле Алман әдәби премиясенә лаек. Ул беренче тапкыр экраннарга 1987 елда чыга.

Спектакльнең сюжеты буенча, төп герой - Буссе исемле малайны өлкән яшьтәге пар уллыкка ала. Әмма бу гаиләдә баланы яратмыйлар, Буссе үзен ялгыз хис итә. Көннәрдән бер көнне малай өчен яңа тормыш башлана…

Екатерина Гороховская:

«Мио, минем Мио!»— минем яраткан китапларымның берсе. Мин күптән үзенчәлекле, тылсымлы әкият сәхнәләштерергә хыяллана идем һәм Кариев театры белән минем теләкләр туры килде.

Беренче тапкыр мин Линдгрен китабын 12 яшемдә укыдым. Ул вакытта әсәр миңа моңсу яктылыгы белән тәэсир итте. Соңрак мин Владимир Грамматиковның, совет, британия һәм скандинавия актерлары катнашында төшерелгән, шул исемдәге әкияте буенча танылган фильмын карадым. Әлеге фильм минем өчен Астрид Линдгренның бөтен могҗизасын тапшырмаган кебек тоелды. Миңа калса, герой язмышы Гарри Поттер тарихына бераз охшаш. Ул да  үзенчәлекле бала, дөрес, Гарридан аермалы буларак, Буссе принц булып чыга, ул зур “рухи” юл уза. Принц булу — ул таҗга ия булып, патшалыкта көн күрү генә түгел, ә барыннан да элек кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту, кирәк урында алар өчен корбан булу һәм үз теләкләреннән баш тарта белү.

Спектакльнең жанрын мин “җанның үсү хроникасы” дип билгеләр идем. Бу – гаилә белән карый торган әкият. Китапта: "Әгәр йөрәгең кыю, ә уйларың намуслы икән - син теләсә нинди афәтне җиңә аласың», - диелә. Әлеге фикер әкият идеясен тулаем чагылдыра, дип саныйм. Минем өчен әлеге тарих балалар ялгызлыгын гәүдәләндерүе белән мөһим. Һичшиксез, дөньяда барлык балалар да әти-әни назын тоеп яшәгәндә генә тормыш гармониядә була ала".

 

Кыскача белешмә: куючы режиссер Екатерина Гороховская - Т.Стоппард пьесасы буенча  Академия Зур драма театрының "Аркадия" спектаклендә Томасин роле өчен "Иң яхшы дебют" номинациясендә В.Стржельчик исемендәге бәйсез актерлар премиясе лауреаты, шулай ук Екатеринбург Яшь тамашачы театры артистлары белән берлектә «Принц из замка Депо» спектаклен иҗат иткәне өчен” театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясенең дипломы иясе. Екатерина Гороховскаяның спектакльләре Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ростов-на-Дону һәм Россиянең башка шәһәрләре театрлары сәхнәләрендә бара. Берничә тапкыр алар Дрезденда һәм Окинавада («Росток» спектакле, 2010), шулай ук Сингапурда («У ковчега в восемь» спектакле, 2012) дәрәҗәле халыкара фестивальләрдә катнаша.
Спектакль Бердәм Россия партиясенең “Театр – балаларга” Федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте гранты ярдәмендә сәхнәләштерелә.

Чыганак: Г.Кариев театры матбугат хезмәте

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев