Логотип Идель
Эксклюзив

Мирасханә ишекләрен ача…

«Бакыргани, Кол Гали, Әбүгалисина, Камалетдин Төрекмәни, Мөхәммәд Чәләби, Мөхәммәдьяр, Мәүлә Колый, Мөхәммәд Тафтазани, Габдерахим Утыз Имәни һәм башкаларның әсәрләре, кулъязмалары» дигәндә, кешедә нинди хис-тойгылар туарга мөмкин?

«Бакыргани, Кол Гали, Әбүгалисина, Камалетдин Төрекмәни, Мөхәммәд Чәләби, Мөхәммәдьяр, Мәүлә Колый, Мөхәммәд Тафтазани, Габдерахим Утыз Имәни һәм башкаларның әсәрләре, кулъязмалары» дигәндә, кешедә нинди хис-тойгылар туарга мөмкин?

Күпчелектә бу исемнәр хис өере кузгатмас. Шулай да татар-төрки тарихы, әдәбияты-мәдәнияте белән таныш булганнарга, белгечләргә: «Әлеге китаплар һәм тагын меңләгән тарихи документлар, шәҗәрәләр, музыкаль тәлинкәләр, татар фольклоры үрнәкләре коллекциясе һ.б. ядкәрләр – исән, алар һәммәсе ышанычлы бер урында саклана!» дисәң, моның тәэсире уңай-соклангыч булуын көт тә тор. Чөнки болар барысы да фән әһелләре өчен уникаль чыганак, бәһасез хәзинә. Аларның саклану урыны – Мирасханә, ягъни Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге.

Быел алтын көздә Мирасханә җәмәгатьчелек өчен ишекләрен ачты. Язучыларны, журналистларны, мәдәният-сәнгать әһелләрен Мирасханә белән институт директоры Ким Миңнуллин һәм үзәкнең мөдире Илһам Гомәров таныштырды.

Бүгенге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни архивы буларак, структура 1972 елда оеша. 2007 елдан ул Мирасханә дип атала, 2008 елда Кирмәндәге Манеж бинасының икенче катына күчерелә.

Тыштан караганда, «биләмәләре» артык зур булып күренмәсә дә, Мирасханә үзенең байлыгы һәм күпне сыйдыруы белән таң калдыра. Монда XII–XX гасырлар дип тамгаланган иске татар, госманлы, үзбәк, гарәп, фарсы, калмык телләрендәге кулъязма һәм сирәк очрый торган китап, берничә дистә мең кулъязма саклана. Борынгы чыганаклар гына түгел, Мирасханәдә күренекле татар шәхесләренең ике йөзләп шәхси архивлары саклана, фәнни өйрәнелә. Мөстәкыйль фондларны Ш.Мәрҗәни, Г.Тукай, М.Гафури, Ф.Әмирхан, Г.Камал, М.Җәлил, Х.Туфан, С.Сөләйманова, С.Вахиди, И.Салахов, С.Габәши һәм башкаларның шәхси архивлары тәшкил итә.

Үзәк хезмәткәрләре бүген татар милли мәдәниятенә турыдан-туры кагылган кулъязмаларны, документларны әйләнешкә кертә. Үзәк галимнәре тарафыннан әзерләнеп, дөнья күргән басмалардан М. Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” (1995), “Татар кулъязма китабы” (2000), дистәдән артык китапны эченә алган сериядән “Татар археографиясе” (2010–2014) һ.б хезмәтләре аеруча әһәмияткә ия.

Мирасханә хезмәткәрләре фондлар материалларын электрон форматка күчереп, интернетка элә бара. Очрашуда http://miras.info ресурсындагы гарәп, латин, кирилл имлясындагы китапларны дөньяның теләсә кайсы ноктасында бушлай йөкләп уку мөмкинлеге турында сөйләделәр.

Татар галимнәре тырышлыгы белән, электрон фондның гарәп имлясындагы иске татарча китапларын хәзерге татар язуына шунда ук, сайтта күчереп була. Программаның ничек эшләве экранда күрсәтелде. Әлегә машина гарәп имлясын кириллга 75 процент төгәллек белән аудара икән. Хәзер галимнәр алдында тәрҗемә ителгән текстларның төгәллеген 80-85 процентка җиткерү һәм хәтта машинага типография ысулы белән басылмаган, ягъни кулъязма текстларны «укырга өйрәтү» бурычы тора. Дәүләт бу эшләрне финансласа, хәл ителмәслек мәсьәлә түгел, әлбәттә.

Мирасханә төрле заманча проектлар башкара, ләкин алар турында бер язмада гына сөйләп бетерү мөмкин түгел. Шундый җаваплы эшләрне нибары унөч хезмәткәр башкара. Анда хезмәт куяр өчен татар теле, тарихы, әдәбиятыннан тыш, иске татар имлясын, гарәп-фарсы телләрен дә өйрәнергә кирәктер. Ә синең шундый кызыклы һәм хикмәтле урында эшлисең килер идеме, яшь кеше?

Азат Ахунов фотолары.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев