Логотип Идель
Эксклюзив

МӘХӘББӘТ ҺӘМ ИЛҺАМ ЧЫГАНАГЫ - күргәзмә

11 сентябрьдә Казан Кремлендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Мәхәббәт һәм илһам чыганагы» күргәзмәсе ачылачак.

  11 сентябрьдә Казан Кремлендә «Мәхәббәт һәм илһам чыганагы» күргәзмәсе ачылачак. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

  Экспозиция «Манеж» күргәзмә залында урнашачак. Биредә пейзаж, натюрморт, портрет, жанр композицияләре кебек төрләрдә иҗат ителгән әсәрләр тәкъдим ителгән. Осталар иҗаты стилистик яктан төрле, тамашачылар реализмны да, авангардны да - примитивизмнан алып абстракциягә кадәр күрәчәк.

  Күргәзмәдә Россия һәм Урта Азиядән татар рәссамнарының хезмәтләре тәкъдим ителгән: Бакый Урманче, Чыңгыз Әхмәров, Марат Садыйков, Равил Хәлилов, Әмир Тимергалиев, Таһир Субханкулов, Марат Вафин, Әлфиза Сабиров, Адия Ситдыйкова, Әнвәр Кашаев, Ринат Миңнебаев, Васыйл Ханнанов, Ринат Харисов, Мидат Мөхәмәтов, Расих Әхмәдиев.

  Күргәзмә Ш.Мәрҗани исемендәге Фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү фонды коллекциясеннән сәнгать әсәрләре белән таныштыра: алтмыш рәсем һәм график эшләр, шулай ук скульптура.

  Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары күргәзмәгә 12 сентябрьдән килә алачак, дип яза kzn.ru.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев