-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана”
Ялларны чираттагы проектка багышларгамы яки гаилә белән уздырыргамы? Гаилә белән эш арасында баланс табу мөмкинме? Нигә кызлар кияүгә чыгарга ашыкмый? “Кияү VS Карьера” – замана кызлары кайсы якны сайлый? “Идел” яшьләр журналы бүген узган “Кияү VS Карьера” кичәсендә бу һәм башка сорауларга ачыклык кертергә тырышты.
Бүген бер төркем кызлар Татмедиа бинасында урнашкан “Әдәби кафе”га «Идел» журналының май санын тәкъдим итү кичәсенә җыелды. Кичәгә махсус кунак: югары квалификацияле артист, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының музыка сәнгате кафедрасы доценты Раушания Мирная да чакырулы иде. Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
Май саны геройлары: тышлыктагы “хәзер еланнан да курыкмаучы” бизнес-леди Камилә Ганиева да, спорт мастерына кандидат, көрәшче Рудия Габдуллина да – тормышта үз урыннарын тапкан, максатчан һәм кыю кызлар.
Төп тема – кияүгә чыгу һәм карьера каршылыгы мәсьәләсендә, Рудия Габдуллина спортчы буларак, беренче урынга карьераны куя. “Максат булганда, барысына да ирешеп була. Ирешер өчен куела бит инде алар. Үземә спорт мастеры, танылган көрәшче булуны максат итеп куйдым һәм шуңа тугры калырга тырышам. Гаилә дә булыр, Аллаһы боерса”, – ди көрәшче кыз. Блогер Камилә Ганиева гаилә кору мәсьәләсенә җитди карый, бу эштә ашыкмаска кирәк, дип саный ул. Ул янәшәдә “бергә үсеп, камилләшеп, максатларга да бергә ирешә алырдай кеше” булырга тиеш дигән фикердә.
Кичәгә чакырылган кызлар, аларның күбесе югары уку йортларында белем алучы студентлар, үз фикерләрен чара вакытында узган дебатлар вакытында җиткерә алды. Студент кызлар “кияү” ягының бер өстенлеге итеп мәхәббәтне мисалга китерә. “Гаилә коргач, синең терәгең бар дигән сүз, ялгыз да булмыйсың. Эш ул эштә кала, өйдә терәк булган кешенең барлыгын тою мөһим”, – ди “Идел” журналының яшь авторы Диана Карпова.
“Мәхәббәт, дигәндә... Кеше үзенең эшенә гашыйк була ала. Әлбәттә, бу чагыштырырлык түгел, бөтенләй башка төшенчә, ләкин теләгән җирдә эшләп, теләгән эшне башкарып, син бик бәхетле була аласың. Эшең башкаларга ярдәм итүдән гыйбарәт булса, кеше рухи яктан да байый, – дип җавап кайтарды җирәбә нәтиҗәсендә “карьера” ягын яклаган ШАЯН ТВ телеканалында тапшырулар алып баручы Мәликә Хәйрулла.
Гаилә корганнан соң көтеп торган мәшәкатьләр мәсьәләсенә килгәндә, мәсәлән, бала тугач, хатын-кызның үзенә вакыт таба алмавы һ.б., ике якның да үз фикере бар. “Кияү” ягы бу эштә һәрвакыт туганнарга, әти-әниләргә мөрәҗәгать итү мөмкин, дип саный. Карьера булгач, бала караучы ялларлык акча да булырга тиеш, дигән фикер белгертеп, “карьера” ягы бала караучы яллауны проблемадан чыгу юлы итеп күрә.
Гомумән, “карьера тарафдарлары – вакытның кадерен иң яхшы аңлаучылар” фикерен яклый кызлар:
“Эш күбрәк булган саен, вакытның да кадерен беләсең, күбрәк өлгерәсең дә. Карьера төзегән кеше дедлайнның да нәрсә икәнен белә, тайм-менеджментны да бик отышлы куллана. Шуңа да ул карьера һәм гаилә тормышын иң яхшы бүлүчеләрдән: үзенә дә, эшенә дә вакыт калдыра белә андый кеше”, – дип сүзләрен дәлилли Мәликә Хәйрулла.
Кызганнан-кыза барган дебатлар, туктатмаган очракта, кичкә кадәр дәвам итер иде, мөгаен. Җанлы аралашуга, фикерләр төрлелегенә сусаган яшьләр катнашты чарада. Кичәнең махсус кунагы - галимә Раушания Мирная исә ике якны да баланста тотуның мөмкин булуына ачык мисал булды. “Һәрнәрсәнең үз вакыты: карьераның да, гаиләнең дә. Гаилә тормышы зур әһәмияткә ия”, – дип ассызыклады галимә.
Фото: Рамил Гали
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз