Логотип Идель
Эксклюзив

Мәликәгә сөйгәне тәкъдим ясаган!

Яшьләрне котлыйбыз! Бәхетле булсыннар!

 

"Шаян ТВ" телеканалының алып баручысы Мәликә Мотыйгуллинага тәкъдим ясаганнар. Үрнәк, зыялы татар гаиләләре исемлеген арттырачак яшьләрне котлыйбыз! 

«АК КАЛФАК» бәйгесенең 2018 ел Гран-при иясе КФУның Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар интитутының икенче курс студенты Мәликә Мотыйгуллина турында язма «Идел»нең апрель санында басылып чыкты. Укыйбыз!

Татар кызы ул – горур исем, аңа лаек булырга кирәк. Моның өчен татар булып туу гына җитми. Кимендә, тел белергә кирәк.

Тел гаиләдә ачыла. Барлык осталыклар, гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм мәхәббәт кыз кешегә гаиләдән килә. Күп кенә татарларның үз телендә аралашмауларын күңелләрендәге теләк җитмәүдә күрәм. Югыйсә, теләк булсын өчен махсус шартлар куелып, урын, вакыйгалар таләп ителми.

Барысы да үзеңнән тора. Татар кызының сыйфатлары турында сөйләшкәндә, кешеләр гел бер төрле сүзләрне әйтә. Кабатланасым килми.

Иң мөһиме шул: үзеңнең кем һәм нинди милләттән булуың аңлап, моның белән горурланып яшәү. Токмач җәя беләм, ләкин әле остарырга да остарырга. Баскан токмачны бүген кибеттән дә сатып алып була, ләкин моның да безнең мирасыбыз икәнен хәтерләргә кирәк. Рецептта әби кулы белән язылган «чамалап», «тәменә карап», «бер уч» (зурмы ул, кечкенәме ул) дигән үлчәмнәренә төшенергә, ияләшергә. Ул сүзләр гел колагымда яңгырый, алар да һәр ризыкка үз тәмне кертә.

Иң кадерле минутлар – аш бүлмәсендә әнием белән бергә булу. Гает иртәләре коймаксыз, зур табын бәлешсез була алмаганын тумыштан беләм кебек. Соңгы укыган әсәрләрдән күңелемә иң якын булган сүзләр Сәгыйть Рәмиевнең «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин» әсәрендә яңгырый:

«Әгәр безнең хатын-кызлар укысалар, үзләрен үзләре белсәләр, алар дөньяның иң зур тәрбиячесе булачаклар».

Бүгенге көндә яшьләр өчен бөтен ишекләр ачык, камилләшергә мөмкинлекләр арта бара. Барысыннан да файдаланырга кирәк! Үзебезгә дә, милләткә дә битараф булмыйк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев