Логотип Идель
Эксклюзив

"МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ"НДА – ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР!

Үзебезнең Татарстанлылар белән горурланып утырдыгызмы?

Беренче каналда чыга торган "Могҗизалар кыры" ("Поле чудес") тапшыруын кайсыларыгыз карады? Үзебезнең Татарстанлылар белән горурланып утырдыгызмы?

фотода: катнашучылар.

чыганак: инстаграм

Кичә әлеге чыгарылыш Татарстан республикасының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган иде.

Мәскәүнең Останкино телеүзәгендә “Могҗизалар кыры “ тапшыруында үзебезнекеләр катнашты, татарча җырлар-биюләр белән чыгыш ясадылар. Тапшыру 26  сентябрьдә яздырылган.

Иң сөендергәне - студия Татарстанның милли символикасы, Казанның иң истәлекле урыннары – Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы сурәтләре белән бизәлгән иде. Катнашучылар милли ризыклар, бүләкләр ташып кына торды.

Концерт номерларыннан Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның җырлавы тамашаны тагын да бизәде кебек. Ә Айнур Моратовның гармунда өздерүе, "Сорнай" ансамбле чыгышы, "Ямьле" вокал төркеме кызларының җарлары студияне җанландырып җибәрде. 

Уен сорауларына килгәндә, алары да татар халык йолаларына бәйле рәвештә уйланылган, шуңа күрә катнашучылар озак уйланып тормадылар. Ә иң кызыгы - тапшыруны алып баручы Леонид Якубовичны татарча исәнләшергә, кайбер сүзләрне татар телендә әйтергә өйрәттеләр.

Кыскасы, бу тапшыруны горурланмыйча карап булмый. 

фото: Татар филармониясе

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев