Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    МОНДЫЙ ТАБИБЛАР ПЕНСИЯГӘ ИРТӘРӘК ЧЫГА АЛАЧАК...

    Коронавируслы авырулар белән эшләүче табиблар пенсиягә иртәрәк чыга алачак. Мондый пациентлар белән эшләнгән һәр көн ике эш көне булып исәпләнәчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама ТАСС белән хәбәр итә.

    «Авыруларга бер көн ярдәм итү стажда ике эш көне кебек саналачак», — диде Мишустин Covid-19 белән көрәш буенча Хөкүмәт каршындагы координация советы утырышында.

    Бу карар 1 гыйнвардан быелның сентябрь ахырына кадәр гамәлдә булачак. Ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча кабул ителде.

    Россия Премьер-министры фикеренчә, мондый чара кабул ителү ел саен якынча 4 мең табиб һәм башка медицина хезмәткәрләре вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

    «Аны түләүгә, беренчел бәяләүләр буенча, ел саен өстәмә 325 миллион сум таләп ителәчәк. Мондый акчалар бюджетта каралган», — диде Мишустин.

    Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләренә иминият пенсиясе вакытыннан алда исәпләнә. Аны алу өчен авыл җирлегендә медицина стажы 25 ел, ә шәһәрдә 30 ел булырга тиеш.

    Чыганак: Татар-информ

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"
    • Китап радиосы
    • Тәртип радиосы