Логотип Идель
Эксклюзив

МӨСЕЛМАН КИНОСЫ ФЕСТИВАЛЕНДӘ ТАТАРСТАН КИНОЛАРЫ КӨЧ СЫНАША

Кино сәнгате безнең тормышыбызда аерым урын алып тора. Халыкка иң якын сәнгать дисәк тә, һич ялгыш булмас. Татарстанда 5-10 сентябрьдә XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале уза.

Кино сәнгате безнең тормышыбызда аерым урын алып тора. Халыкка иң якын сәнгать дисәк тә, һич ялгыш булмас. Татарстанда 5-10 сентябрьдә XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале уза. Кичә башланган кинопроектта дөньяның 10 иленнән – Швециядән алып Һиндстанга кадәр кино белгечләре катнаша, фестивальгә узган картиналар турында үз фикерләрен белдерә.

Фестивальнең быелы жюри рәисе Азәрбайҗан кинорежиссеры, сценарист, актер, продюсер Эльчин Мусаоглу. Журналистлар белән очрашу вакытында татар кинолары турында җылы фикерләрен белдерде. Татарстан фильмнары аша татарлар турында бик күпмәгълүмат алдым, ди ул. Мөселман киносы фестиваленә быел 45 илдән 584 гариза алынган. Кинофестивалендә катнашу өчен гаризалар быел 1 февраленнән 1 июненә кадәр кабул ителде.

Төп программага фильмнарны казах киносы белгече һәм кинотәнкыйтьчесе, Казахстан кинотәнкыйтьчеләре ассоциациясе президенты Гөлнара Әбикеева җитәкчелегендәге комиссия сайлап алды, ди оештыручылар.

17 нче Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең шорт-листына 5 номинациядә 50 фильм керде. Барлык номинацияләрдә дә Татарстан фильмнарының тәкъдим ителгән. КичәКазан Ратушасында фестивальнең тантаналы ачылышы булып узды. Татарстан, төркия дөнья һәм Россиянең танылган артистлары Кызыл келәмннән узды. Казан мөселман киносы фестивале фильмнарын 5-10 сентябрь көннәрендә «Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында тамаша кылырга мөмкин.

Исегезгә төшереп узабыз, мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле оештырыла. Фестиваль программасына толерантлыкка, тынычлыкка һәм гаделлеккә (авторның диненә карамастан) өндәүче фильмнар сайлап алына. Форумның шигаре – «Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә».

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев