Логотип Идель
Эксклюзив

МОШЕННИКЛАР КОРБАНЫ 116 МЕҢ СУМ АКЧАСЫЗ КАЛГАН

Бераздан кыз үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

25 июльдә 22 яшьлек кызга билгесез кеше шалтырата, ул үзен банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре Андрей Дмитриев дип таныштыра. Алдакчы кызга банк счетларын иминиятләштерергә тәкъдим итә. Аның сүзләренчә, моның өчен банк картасыннан акча алырга һәм аларны күрсәтелгән абонент номерына күчерергә кирәк була. Зыян күрүче, банкның ялган хезмәткәре инструкцияләрен тыңлап, акчаларны банкоматтан алган һәм таныш булмаган кеше күрсәткән номерга 116 мең сум акча җибәргән.

Бераздан кыз үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Хәзер «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев