Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    МОШЕННИКЛАРГА АЛДАНГАН

    Казанда 42 яшьлек хатын-кыз мошенникларга 619 мең сумнан артык акча күчергән.

    Ул «Ямашев» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткәч, «Банк картасыннан урлау» һәм «Караклык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. 

    Реклама

    Хәл болайрак булган. Хатын-кызга билгесез номердан кеше шалтыраткан һәм үзен Россия Үзәк банкының куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган.

    Ул банк карталарыннан акчаларны өченче затлар алырга теләгәнен хәбәр иткән. Операцияләрне гамәлдән чыгару һәм аның банк счетын акчаларны шикле күчерү предметына тикшерү өчен, билгесез зат хатын-кыздан үзенә килгән смс-хәбәрләрдән парольләр сораган.

    Шулай итеп караклар 134 мең сумнан артык акчаны билгесез счетка күчергәннәр. Моннан тыш, җинаятьчеләр кредит алуга гариза җибәргән. Зыян күрүче кредит рәсмиләштергән һәм мошенникларга тагын 485 мең сум күчергән.

    Бу хакта kzn.ru хәбәр итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Бессмертный полк онлайн"
    • "Красная гвоздика" (1)
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"